Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балыкбистәлеләр Сергей Чебнев белән горурланалар

Тугыз Советлар Союзы Героен биргән районыбызга хәрби операция зонасыннан тагын бер Герой исеме әйләнеп кайтты.

Узган елның август аенда Курск өлкәсенең Курчатов шәһәрендәге атом электр станциясенең шартлау куркынычы барыбызны да нык тетрәндергән иде. Әлеге хәрби җинаятьне булдырмый калуда якташыбыз, подполковник Сергей Чебнев җитәкчелегендәге подразделение егетләренең тиңдәшсез батырлыклары турында илебез халкы зур горурлык белән телгә алды. Ул вакытта аның күрсәткән искиткеч олы батырлыклары өчен Россия Герое дәүләт бүләгенә лаек булуын һәм әлеге бүләкне Президентыбыз Владимир Путин Мәскәү Кремлендә аның Калининград шәһәрендә яшәүче хатынына тапшырганлыктан, Сергей Владимировичның Балык Бистәсендә туып үскәнлеген күпләр белмәделәр дә.
Ә бу батыр йөрәкле егетебез Сергей Владимирович Чебнев 1979 елның 6 мартында Балык Бистәсендә дөньяга килгән. Әтисе Владимир Николаевич ул чорларда район сөт-май комбинатында мактаулы хезмәткәр булганлыктан аларга Гагарин урамыннан аерым йорт бирәләр. Егетнең әти-әнисе ягыннан бабалары икесе дә районыбыз җирендә гомер кичергәннәр. Аларның икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераннары буларак бик күп сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгәннәр.  
Безгә берничә мәртәбә бүгенгесе көнне Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче геройның әнисе Ольга Константиновна белән элемтәгә кереп әңгәмә корырга, гаиләсе, уллары һәм кызы хакында кызыксындырган сорауларга җавап табарга туры килде. Аның сүзләренә караганда аларны, дөресрәге үз хезмәтенең чын остасы булган Владимир Николаевичны гаиләсе белән 1983 енче елда, олы уллары Сергейга дүрт яшь тулгач, Зәй шәһәрендәге заводларның берсенә эшкә чакыралар. Ә берничә елдан алар Яр Чаллы шәһәренә күченеп киләләр. Шулай итеп бүгенгесе көнне Ольга Константиновна ире вакытсыз вафат булганлыктан, ялгызы гомер кичерә. Улы Роман белән Елена да гаиләләре белән янәшәләрендә яшиләр. Улы Сергей биредә урта мәктәпне тәмамлагач, укуын Казан шәһәрендәге югары хәрби уку йортында дәвам иттерә. Ә инде соңгы курсларда укыганда алар Казан шәһәрендә туып үскән Ольга белән кавышып үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Бүгенгесе көнне аның элек хезмәт иткән Калининград шәһәрендә гаиләсендә олы кызы белән ике улы үсеп килә. Уртанчы улы Игорь да әтисе эзеннән киткән.  Ул элек әтисе белем алган Югары танк училишесын тәмамлап кайтып, әтисе хезмәт иткән хәрби частендә офицер буларак аның мактаулы эшен дәвам иттерә. 
Райондашларыбыз бүген чын-чынлап курку белмәс, батыр йөрәкле хәрби офицер, подполковник Россия Герое Сергей Владимирович Чебнев белән горурлана алалар.
 

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса