Фермерларны көнләштерә ул
Гаиләләре белән 25 әр баш савым сыерлары асраучы уңганнар, мөгаен, районда да сирәктер. Безгә Каз. Чаллы авылында шундый булдыклы, хезмәт сөючән Николай Харитоновлар гаиләсе турында мактап телгә алгач шул тарафларга юл тоттык.
Авылда гомер-гомергә мактаулы, эшчән буларак танылган бу гаиләне биредә белмәүчеләр сирәк. Әти-әниләре дә аларның бар гомерләрен колхоз хезмәтендә үткәргәннәр. Тимофей дәдәй бер дигән механизатор булса, Фекла түти биш бала тәрбияләп үстереп тә колхоз эшеннән калмаган. Аларның данлы эшләрен бүген биредә уллары дәвам иттерә. Николай үз хезмәте нечкәлекләрен әтисеннән мирас итеп алган. Озак еллар дәвамында ул автомашинада эшләгән. Аннан соң иңендә беркадәр тәҗрибә туплагач үз хуҗалыгына нигез салган. Авыл читендә урнашкан әлеге гаилә фермасын шәхси ярдәмче хуҗалык дип әйтергә тел дә әйләнми. Чын мәгънәсендә аны көйле эшләүче фермерлык хуҗалыгы дияргә мөмкин. Чөнки, барысы да янәшәдә үзләре өчен җайлы һәм уңайлы итеп торгызылган. Әлбәттә, барыннан да бигрәк мине бу хәтле терлекләр өчен азык запасын кайда, нинди юл белән әзерләүләре кызыксындырды. Хуҗа барысын да алдан исәпләп хәл иткән. Ул иң элек гаиләләре өлешенә тигән 50 гектар мәйданны биләгән пай җирләрен рәсмиләштерүдән башлаган үз эшен. Узган ел шул участокта үстереп җыеп алынган печән белән бөртекле культура запасы алар исәпләвенчә яңа уңышка кадәр җитәчәк. Ферма янәшәсендәге мәйданда тигез итеп өелгән печән рулоннарын һәр атна саен диярлек трактор ярдәмендә фермага кертәләр. Алар ашлыкны узган ел 30 тонна күләмендә җыеп алганнар. Сөйләшә торгач биредә әле аларның савым сыерларыннан тыш биш баш ат белән ит өчен үстерелә торган терлекләре булуы да ачыкланды.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев