Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Файдалы гамәл

Динебезнең алга китүе, мәчетләрдә белем алу мөмкинлеге булу барыбызны да сөендерә.

Без дә Балык Бистәсе Үзәк мәчетенә коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнү теләге белән килдек. Мөгаллимәбез Галия Вәлиевага бик рәхмәтлебез. Ул ислам дине нигезләре буенча дөрес итеп гарәп хәрефләрен өйрәтә, коръән уку серләренә төшендерә. Биредә белем ала башлавыбызга әле күп түгел, шулай да көннән-көн күңелебез укуга, мәчеткә тартыла.
Әле шушы көннәрдә Үзәк мәчеттә Галия мөгаллимәдә белем алучы ике группа хатын-кызлары бергәләп Казанга “Рауза” һәм “Алтан” мәчетләренә экскурсиягә бардык. Әлеге мәчетләрнең матурлыгы, уңайлы булуы барыбызны да сокландырды. “Рауза” мәчетенең хәзрәте Илшат Насыйбуллин безне мәчетнең тарихы, андагы китапханә белән таныштырды, үтемле итеп вәгазьләр сөйләде. Шунда ук без җомга намазын да укыдык.
Шушы күркәм мәчетләргә баруны оештырган мөгаллимәбез Галия Вәлиевага, Кече Әшнәктән Рәшидә апа Хөснетдиновага, автобус белән безне исән-имин йөрткән Илфат Хөснетдиновка чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә барыбызга да саулык, күңел тынычлыгы, иман байлыгы белән яшәүне насыйп итсен!


Фәридә Сафина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса