Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Еллар аша үткәннәргә кайтам

Бу язмамны Балтач (Юлсубино) авылында туып, үсеп, бүгенге көндә дә чиста, матур, ап-ак яулыклы, кадерле әни булып, төп йортыбызда Ильнар энем һәм Гөлназ киленебез тәрбиясендә яшәүче, быел 89 яшен тутырган әнием Сәйфетдинова (Мөхәмәтшина)Миңнегайшә Хәмит кызы турында язам.

“...Минем күргәннәрне китап итеп язсаңмы?!» Үткәннәрне, тормыш йомгагын сүткән чакта, әнием тарафыннан бу җөмлә еш кулланыла. 
 “Тагын бер кат сабый чагымның бер көненә кайтып киләсем килә. Ул — әтием Мөхәммәтшин Хәмит сугыштан кайтып кергән көн, ишеткәч тә сулышыма кабып авыл башына, әти каршысына йөгерү, аның мине күкләргә чөеп сагынганын һәм башка китмәячәген әйткән көн”. Каһәр суккан сугыш урлаган балачакны, алты бала әнисе Шәмселбанатның ару-талусыз хезмәтләренә, кайткач озак та тормыйча сугыш яраларыннан үлеп киткән әтисе өчен елаулары, яше дә җитмәгән килеш Горький шәһәренә торф эшенә китеп, “нужа” арбасына җигелүләр-болар барысы да әниемнең йөрәгенә уелып язылган истәлекләре.
“...Сугыш башланганда алты яшем дә тулмаган иде, әнием ышанып, миңа бик күп төрле эшләр тапшырды.Олы апам Миннехәят, әниемнең әниләрен карарга күрше Яңа Сала авылына китте. Әниләр көне-төне кырда. Ашарга юк. Өч бертуган сеңел-энеләрем дә минем күземә карап ашарга сорыйлар. Бабай белән әби икесе дә урын өстендә ятып авырыйлар. Ничек тә тырышырга  кирәк. Миңа әти сугышка киткәндә: «Кызым, бөтен ышаныч синдә, мин кайтканчы  эне-сеңелләреңне сакла, әниеңә булыш»,-диде. Әтинең шул сүзләре мине гомерем буена көчле рухлы итеп яшәтте. Әтиемнең сугыштан кайту бәхетен татысак та ул шатлык озакка бармады шул. Алган яралары тирән иде. Берничә елдан без тагын әтисез дөнья көтә башладык.Эх... Язып кына да бетерерлек түгел...”
Сугыштан соң, 1950 нче елда, әнием Миңнегайшәгә бары тик 15 яшь тулган була, әни теле белән язсаң "бергаушык" вербовщик килә авылга, Горький шәһәренә торф чыгарырга, эшчеләр җыярга. Бары тик 16 яше тулганнарны гына алырга законы булган икән, авыл советына әни ике дә уйламый чыгып йөгерә. Закон булгач юк инде, алмыйлар, әни елап, шул чорда авылдашыбыз шагыйрь Равил Фәйзуллиннның әтисе Габдрахман абый җитәкчелек иткән чор була. Син бу кызны алсаң эшкә үкенмисең, бу булдыра торган, эштән курыкмый, дип әнине яздыра. Үзем җавап бирермен, - дип үз өстенә ала. Әни гомере буе Габдрахман абый Фәйзуллинга рәхмәтле булып яшәде. Әни биргән вәгьдәсендә торып, мактаулы бригада булып, иптәш кызлары белән дүрт ел торф чыгаруда эшли. Арада иң яше ул була. Истәлекләр буенча язып үтәм, әнинең күзеннән туктап-туктап яшь бөртекләре тәгәри.
 — Урам буйлап бараклар тезелеп киткән. Беренче тапкыр туган авылларыннан аерылып килгән кызлар, ирләрен фронтка озаткан яшь киленнәр, әле һаман өметләрен өзмәгән тол хатыннар торф кырыннан эшләп кайткач, баскыч төпләренә чыгып утырабыз да, кемдер моң-зарларын сөйлиләр. Без татар кызлары сабыр, еламыйбыз. Аннары тын гына,  җырлап алабыз, торф чыгару эшенең авырлыгын язып бетерерлек түгел.
Чистартылган җирне трактор кисеп чыга. Иртән җәяү барабыз. Без шул кисәкләрне куптарып алып, кәрҗингә салып киптерер өчен штабельгә өябез. Аякта бризент оек, галош. Җир бик авыр, эчләр авырта иде. Ашарга песок болгатып чәй, туйганчы ипи була,  хезмәт өчен акчалата да бирәләр, айга ике мәртәбә. Кигәвен, черки үзәккә үтә. Яшь булганбыз, чыдаганбыз инде. 
 Яшь гомеремнең шунда ничек узганы, без күргәннәр ичмасам тарихка кереп калсын, — ди әни.
 — Иртән сәгать өчтә җәяү китәбез торф чыгарасы җиргә, ыңгырашып кичке 9да кайтабыз. Көнгә 15 шәр сәгать эшлибез. Горький өлкәсе, Балахнино  районы, Первомайский поселогында тордык. Анда күргән газаплар кабергәчә үзебез белән китәр инде.  Мәңге онытыла торган булмады. Әле дә хәтерлим, без- торфчы кызлар  кайткан көн бәйрәм төсе ала иде авылда. Без алып кайткан ситсаларны һәркем тотып карый, мактый. Кызларының исән-сау кайтканына сөенә. Соңрак авыл халкын шаккаттырып, резина боты, плюш жакетлар, чуклы "козловой" шәлләр алып кайтабыз. Елдан-ел шулай кабатланды. Ул елларда торф чыгарган үз авылдашларымны да,  исемнәрен яздыртасым килә, ди ул. Барысының да урыннары җәннәттә булсын, рухлары шат булсын, дип теләкләр теләп ала. 
Бригадирыбыз Балтач авылы кызлары Насипова Асия апа, Нурлыбанат, Минсара, Мөнәвәрә, Хәлимә, Хәтимә, Мәгьмүрә, Гөлчирә, Сәрви, Нүрия, Фәүзия. Күрше Күки, Ямаш авылларыннан да бик күп иптәш кызларым бар иде, ди әни.
- Апрель аенда китәбез, октябрь ахырында кайтып бетә торган идек.  Җәяү Леспромхозга, аннан пароходка утырып, су юлы белән барабыз, кайтканда авылга алып кайтырга әйберләребез күп була, беренче урынны алып эшләүчеләрне эш урыныннан машинага төяп озата иделәр пристаньга, ә инде Балык Бистәсенә кайткач атлылар каршы ала һәм тагын барлык кирәк-яракны төяп җибәреп үзебез җәяү кайта идек. Шул вакыттагы тәртипкә, эшче халыкның бер нинди урлашу, кимсетү, әрләшү кебек начар сыйфатлар булмавына исең китәрлек. "Торфчы" кыз әнием әтиебез Хәмәтгаян белән 4 бала үстерәләр, бүгенге көндә 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Барыбызга да хәер-догада булып, илләргә-көннәргә тынычлык теләп яшәп яткан көне. "Торфчы" кызларны да әледән-әле исенә төшереп, бигрәк батыр, куркусыз, тырыш булганбыз, дип искә ала.
Сугыш елларында, сугыштан соң торф чыгарган татар кызларының тырышлыгы ни өчендер бер дә исәпкә  алынмаган шул? Үзләре өчен 15 яшьтән эшкә китсәләр дә, илебез өчен дә бик күп авыр хезмәт куйган "торфчы" әниләребезгә дә дан булсын. Нинди батыр, горур, авыр эштән курыкмыйча эне-сеңелләрен, тол калган әниләренә зур булышлык күрсәткән әниләребез. Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм, исән-сау булыгыз, дөньялар тыныч булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын беркемгә дә. 

Истәлекләрне язучы кызы Индира Илалова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса