Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Егет кеше яуда сынал

Ике ел элек илебездә махсуз хәрби операция игълан ителгәч, беренче чиратта аңа яхшы хәстәрлекле, курку белмәс батыр йөрәкле егетләребезне мобилизация буенча хезмәткә чакырдылар.

Рәсемдә Руслан Мифтахов

Арада Балык Бистәсендә яшәүче тәртипле гаиләдә тәрбияләнгән Руслан Мифтахов та бар иде. Ничектер аның белән алдагы елларда әти-әниләре янына кунакка кайтканда очрашу насыйп булмады. Ә менә бу юлы  иптәшләре аркылы үзе белән элемтәгә кергәч очрашырга ризалашты егет. Кечкенәдән хезмәт сөючән, актив-тырыш булуы белән нык аерылып торган бу малай күп кенә иптәшләре төсле ныклап спорт белән шөгелләнә. Бер дигән башлангыч чыныгу алып үзен хәрби хезмәткә хәстәрли. Әнә шулай буш вакытларын файдалы итеп үткәреп ул район үзәгендә гимназияне уңышлы төстә тәмамлагач төпле белгечлек алу ниятеннән Казан шәһәрендәге энергетиклар көллиятендә белем ала. Аннан соң хәрби хезмәткә чакыралар үзен. Ә башлангыч хәрби хәстәрлекне аңа биш ай дәвамында Чита шәһәрендә үтәргә туры килә. Аннан соң хәрби машина йөртүче-механик буларак аларны Әрмәнстан белән Карабах арасында кабынып киткән тискәре мөнәсәбәтләрне уңай хәл итүгә юнәлдерелгән “кайнар нокта”га җибәрәләр. Анда аның хәрби хезмәте вакытында күрсәткән уяулыгы, курку белмәс батырлыклары командирлары тарафыннан да югары бәяләнә, куйган тырышлыклары игьтибардан читтә калмый. Көтмәгәндә илебездә махсус хәрби операция игълан ителгәч, аңа беренче чиратта мобилизация буенча элек үзен бар яктан да үрнәк итеп таныткан, запастагы егетләребезне сайлап алалар. Тиз арада кыска вакытлы хәстәрлек курсларыннан соң Руслан Мифтахов анда сапер белгечлеген үзләштерә. Белгәнебезчә, бу гаять куркынычлы һәм меңәрләгән ипәшләрен, тыныч тормышта яшәүче гражданнарның гомерен саклый торган кирәкле хезмәт. Тикмәгә генә хәрбиләр телендә алар хакында, мондый һөнәр ияләре үз гомерләрендә бары тик бер мәртәбә генә ялгышалар, дип әйтмиләр шул. Ул беренче чиратта зур сакчыллык һәм аеруча пөхтәлек таләп итә. Гадәттәгечә, күп кенә батыр йөрәкле якташларыбыз төсле бу егет хәрби хезмәте хакында тәсфирлап сөйләргә бер дә яратмый. Һәр минутта үлем янәшәдә йөргәндә сез ниндә сакчыллык чаралары күрәсез? дигән соравыма да ул артык нечкәлекләргә бирелмичә генә ”курыкмаска гына кирәк,” дип җавап кайтарды. Бер карашка коры, гадәти генә яңгыраса да,  тирән мәгьнәгә ия аның сүзләре. Монда инде кабат сораулар бирүнең әһәмияте дә юк. Әнә шулай Балык Бистәсенең курку белмәс, хәрби сапер егете Руслан Мифтахов үзенә йөкләнгән чираттагы катлаулы хәрби бурычларын үтәгәндә аягы каты яраланып озак вакытлар хәрби госпитальдә дәвалангач, туган йортына әти-әнисе, якыннары янына кунакка кайтты. Аңа, тизрәк терелеп аякка басканнан соң олы җиңүләр белән исән-имин бөтенләйгә туган илебезгә әйләнеп кайтуын телибез.


    Автор Идрис Аметов
             
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса