Диләрә Тимергалиева: «Безнең өчен һәрбер кеше кадерле»
Бүген авыл җирлекләрендә халкыбыз сәламәтлеге сагында уяу торучы тәҗрибәле белгечләр эшләве сөендерә.
Котлы Бөкәш участок хастаханәсендә озак еллар үз эшен яратып хезмәт куючы Диләрә Тимергалиеваны безгә нәкъ менә шундый сүзләр белән мактап телгә алдылар. Урта Азия якларында туып үскән кызның әти-әниләре туган илләренә әйләнеп кайтып Түбән Кама шәһәрендә төпләнәләр. Гаиләдә өч кыз бала арасында Диләрә кечкенәдән медицина хезмәткәре булырга хыялланып үсә. Балалык елларыннан ук уеннарында апасы белән сеңлесен “дәваларга“ ярата. Шулай итеп укуын тәмамлагач турыдан-туры шәһәрдәге медицина көллиятенә юл тота кыз. Ә укуын тәмамлагач алар кеченәдән яхшы таныш булган, күршеләрендә яшәгән Илнар белән никахлашкач Котлы Бөкәшкә кайтып төпләнәләр. Биредә кызга белгечлеге буенча эш булмаганлыктан беркадәр вакыт сабыр итеп көтәргә туры килә. Берничә елдан соң участок хастаханәсендә эш урыны барлыкка килгәч, аны бик теләп эшкә чакырып алалар. 2010 елдан башлап ул биредә акушер буларак хезмәт куя. Аны ачык йөзле, тәмле тәмле, киң күңелле булуы өчен авыл халкы тиз арада яратып, үз итә. Көнозын аннан кеше өзелеп тормавы шуның ачык мисалы.
Аның сүзләренчә, бүген авыруны район үзәгенә җибәрмичә, үзләрендә дәвалау өчен дә барлык мөмкинлекләр бар, ди белгеч. Ашыгыч рәвештә кан алу һәм башка шундый әһәмиятле анализларның барысын да үзләрендә ачыклау мөмкинлеге булгач авыл халкы өчен күпкә уңайлырак шул. Биредә бүгенгесе көнне алар күрше тирәләрдә урнашкан ике дистәгә якын авыл халкына яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Барыннан да бигрәк, әңгәмәбез вакытында шуңа игътибар иттем, алар авыл кешеләре белән даими аралашып, аңлашып яшиләр, тәүлекләр буена диярлек тыгыз элемтәдә торып, вакытында диспансеризация үтәргә кирәклеген аңлатып матур гына эшлиләр.
Вакытында диспансеризация узган чакта гына яшеренеп яткан чирләрне вакытында ачыклап, аны дәвалап булуы хакында да ассызыклап үтте табибә.
–Безнең өчен һәрбер кеше бик кадерле. Алар барысы да кемнәрнеңдер кадерле һәм якын кешеләре. Барысына да сәламәтлек һәм бәрәкәтле гомер теләп калам, – дип төгәлләде сүзен Диләрә Тимергалиева.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia