Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Чыршылы Елга авылыннан Минехаҗәр апа Хәйруллинаны хөрмәтләделәр

Гомер көзенә исән-имин килеп җитү һәркемнең күңелендә йөрткән якты хыялыдыр. Районыбызның Чыршылы Елга авылында яшәүче Минехаҗәр Галәветдин кызы Хәйруллина 90 яшьлек юбилеена әнә шул матурлыкта килеп җитте.

Сугыш елы авырлыкларын башыннан кичергән, илебез хуҗалыгын торгызуда алны-ялны белми эшләгән Минехаҗәр апаның искә алып сөйләрлек хатирәләре бик күп. Яшьтән тормыш арбасына җигелеп урман кисүгә йөргән, терлекчелектә хезмәт куйган, соңрак совхозда төрле эшләрдә эшләгән ул. Ире Хәкимулла белән 6 балага тәүфыйк-һидаятле гомер биргән. Ни кызганыч, тормышның ачы хәсрәтләре, югалту сагышлары да читләп үтмәгән аны.

Хәзерге вакыта Минехаҗәр апа, кызы Альфира гаиләсе белән бергә, гомер кичерә. Һәр намаз артыннан “Дөньялар тыныч булсын, ил-көннәргә Раббым иминлек бирсен”, дип дога кыла ул.

Бүген юбилярны котларга Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Николай Егорович Сергеев та килгән. Ул бүләк иткән чәчәк гөлләмәсе һәм истәлек бүләге хезмәт ветеранының күңеленә янә бер шатлык-куаныч өстәгән. Бәрәкәтле, бәхетле гомер насыйп булсын сезгә Минехаҗәр апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса