Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Исламия Вәлиева Бирдебәк авылының тоткасы

Бу авылының мактаулы мәдәният хезмәткәре Евдокия Толстованы бу тирәдә яшәүчеләр зур хөрмәт белән үзләренең рәсми булмаган старосталары, дип йөртәләр.

Чөнки, монда гына түгел, Каз. Чаллы авыл җирлегендә яшәүче һәркемнең тормыш-көнкүреш хәлен, яшәешен биредә, мөгаен, аннан да яхшы белүче  юктыр. Шуңа үзебез дә Бирдебәк авылы кешеләре белән танышып йөргәндә аның ярдәменә таяндык. Авыл уртасында  берничә ел элак кенә файдалануга бирелгән фельдшерлык-акушерлык пункты яныннан үтеп барганда ул көтмәгәндә безне,  биредә “Үз авылыбыз тоткасы” эшли дип шунда алып керде. 
Ә монда чын мәгънәсендә аның үзе кебек булсын, дип бар күңелен биреп тырыш хезмәт куючы Исламия Шамил кызы Вәлиева хезмәт куя икән. Күптән түгел генә аның бирегә билгеләнүенә 40 ел тулган. Түбән Кама шәһәрендә махсус уку йортын тәмамлап кайтып эшли башлаган елларда  күрше Үри белән ике авылга 356 кеше яшәгән булса, бүгенгесе көнне аларның саны күпкә кимесә дә эш күләме шул ук диярлек. Аннары, элеккеге еллардагы төсле хәзер инде район үзәгенә киңәшмәгә чыгып чабарга кирәкми. Аны атнага бер мәртәбә  компьютер аша эш урынында үткәрәләр. 

Подробнее читайте в газете «Сельские горизонты»

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса