Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Бирдебәк авылында уңганнар күп

Берәр авыл җиренә барып чыксаң, шәхси хуҗалыгында күп терлек асраучылар хакында, алар авылыбызны яшәтә дип телгә алалар.

Бирдебәктә дә күп андыйлар. Әмма, без бар гомерләрен авыр хезмәттә  үткәргән терлекчеләр династиясенә тукталырга булдык.  Алексеевлар гаиләсен менә шулай мактап телгә алдылар биредә. Төп йортта яшәүче Владислав гаиләдә ике кыз- сеңелләре арасында олы малай буларак кечкенәдән үк әти-әнисе янәшәсендә хуҗалык эшләрендә булышып, эшләп үскән. Чөнки икесе дә фермада хезмәт куйганга барысына да өлгерә дә алмыйлар өлкәннәр.  Әтисе Петр дәдәй ат җигеп маллар караса, хатыны Зоя түти гомере буена  савымчы хезмәтен башкарган. Шуңа гаиләдә уллары аларның төп терәкләре була. Котлы Бөкәш авылында урта мәктәпне тәмамлагач та аны биредә ул елларда гөрләп эшләп торган “Сельхозтехника” берләшмәсенең дуңгыз фермасына эшкә чакыралар. Коллективта ул елларда яшьләр күп булганга кечкенәдән үк таныш хезмәт ошый егеткә. Ул биредә үзе төсле тырыш, хезмәт сөючән күрше Мәшләк авылы кызы Татьяна белән танышып нык дуслашып гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп яшьләр үз авылларына кайтып әти-әнисе йортында яши башлыйлар. Әлбәттә,  төп нигездә өлкәннәр дә әле үз көчләрендә булганга, алар яшьләр үзләренчә яшәсеннәр, дигән изге нияттән авылда буш йорт сатып алып аларны шунда күчерәләр. Әмма, ниндидер сәбәпләр белән аны алар  озак еллар дәвамында  рәсмиләштерә алмый интегәләр. Аннары йортның уңышсыз килеп чыгуына нык борчылып, тормышыбыз да шулай уңышсыз булмагае дигән ният белән  хатыны Татьяна торак урынын үзгәртеп Алабуга шәһәренә күченеп китү турында сүз куерта башлый. Нәкъ, шул вакытта бу эшчән гаиләне читкә чыгарып җибәрәсе килмичә һәм әлбәттә инде, әти-әнисенең гомерләре буена фермада куйган тырыш хезмәтләрен дә истә тотып фермерлары Раил Бариев Алексеевларның төп нигезләре урынына яңа йорт салып бүләк итә. Бүгенгесе көнне алар барысы да бергәләшеп шунда бик матур итеп гомер кичерәләр. Тормышта үз итеп яшәгән кәсепләрен онытмыйча абзар тутырып терлек асрыйлар. Дөрес, Владиславның әтисе Петр дәдәй 8 ел элек инсульт кичереп урын өстендә ята. Аны хатыны Зоя түти белән алар бергәләшеп тәрбиялиләр.

Автор Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса