Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Биектау авылында яшәүче “Сандугач” әби

“Сандугач” әби... Биектау авылында яшәүче Фатыйма Әхмәтша кызы Мөхәммәтҗановага авыл халкы яратып әнә шулай дип дәшә. Яратмаслык та түгел, күңелен изгелеккә, яхшылыкка әйдәгән Акъәбинең йөзе иман нуры белән тулы, үткәннәре исә үзе бер тарихи елъязма.

Унынчы дистәсен ваклаган Фатыйма әби белән якыннан танышу өчен Биектау авылына килдек. Ялгызы гына гомер кичерүче карчыкны гади, җыйнак өйдә яшидер дисәк, шаккаттык: хан сараедай иркен, эче зәвык белән җиһазландырылган йортта яши икән бит “Сандугач” әбиебез.

И-и, минем өчен шушында кадәр килдегезме, балам? – дип көләч йөзе белән каршы алды ул безне. Күрешергә сузган кечкенә, ябык кулларыннан әниләргә хас җылылык тәнгә рәхәтлек биреп таралды. Башына ак яулыгын җәеп япкан, зәңгәрсу күлмәге өстеннән килешле итеп чигүле жилетын киеп куйган чын татар карчыгы иде ул. Бергәләп өй түренә уздык.

Әңгәмәбез җиңел генә башланды. Сүзгә саранлыгы юк Фатыйма әбинең. Зиһене әйбәт, үткәннәрен бер җепкә тезеп сөйли.

Мин үзем 1932 елда Юлсубино авылында туганмын. Әти сугыштан кайтмады. Әни бер ялгызы без 6 баланы үстереп аякка бастырды.  Ачлы-туклы яшәгән вакытлар искә төшсә йөрәгем хәзер дә жу итә. Алабута, кәҗә сакалы, кукы, әнис, черек бәрәңге - безнең төп ризык булды ул чакларда. Аякка чабата киеп кырда черек бәрәңге эзләп йөрүебез бүгенгедәй истә, балам. Аннан кайтканда инде чабаталар “мыек чыгара”, тузар хәлгә җитә иде. Булган бәрәңгене юып әрчегәннән соң әни мичкә киптерергә куя. Кипкәчтен килегә салып төябез дә иләктән илибез. Әнә шулай он хәленә килгәч әни казанга салып талкан болгата иде. Үзенә күрә бик тәмле була иде ул. Алабутадан әни көлчә пешерер иде. Ул үләннәрнең хәзер генә кадере юк. Ә бит алар безне ачлыктан алып калды, - ди Фатыйма әби күзләрендәге яшь тамчыларын яулык чите белән сөртеп.

Әйе, ул еллар еракта калса да, авырлыклары өлкән буынның йөрәкләренә төзәлмәс яра салган. Ятимлек ачысын да татыган, ачлык белән күзгә-күз дә очрашкан буын бу. Сугыш алар язмышына үтеп кергән, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китереп, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән.

Бүгенге рәхәт, мул тормышны күрербез дип ул чакта уйламадык та инде. Аллага шөкер килде ул көн, инде дөньялар гына тынычлана күрсен, ди Фатыйма әби.

 

Автор Фәрвәз Каюмова

 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса