Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Клавдия Глинушкина: «Без ипинең исен дә, тәмен дә белми идек»

Сугыш, тыл ветераннары - Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының тере шаһитлары. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан без Урахча авылында туган тыл ветераны Клавдия Федоровна Глинушкина белән очраштык. Гомер юлында ул күпне күргән, әмма рухын, үз-үзенә ышанычын, тормыш позициясен югалтмаган.

Клавдия Федоровнага 93 яшь. Аның бар гомере авылда узган. Шәһәрдә балалары янына яшәп караса да, авыл үзенә тарткан һәм янәдән туган авылына кайткан ул. 
- Балаларым булуы белән бәхетле мин. Алар көн саен шалтыраталар, пешкән ризыклар китерәләр, өй эшләрен башкаралар, бакчага яшелчәләр утырталар. Миндә барысы да бар. Күршеләрем дә әйбәт, хәлемне белергә керәләр, - ди  ул барысына да рәхмәтен белдереп.  
Клавдия Федоровна гади крестьян гаиләсендә туа, дүрт кыз бергәләп үсә алар. Әти-әнисе колхозда эшләгәннәр. Сугыш елларын исә Клавдия Федоровна көрсенеп, йөрәге әрнеп искә ала. 
- Сугыш башланганда миңа тугыз яшь иде. Ул вакытта бездә совхоз түгел, колхоз иде. Авыл зур, 400 гә якын йорт бар. Сугыш башлангач әти фронтка китте, 1942 елда һәлак була ул. Шулай итеп без яртылаш ятим калдык. Каникулларда өлкәннәр белән бергә кырда эшләдек, болында печән җыйдык. Барысы да кул хезмәте белән башкарылды.  Әти-әниләр икмәк урды, без көлтәләр бәйләп тордык, аларны билгеле бер урынга китерү өчен 4 кеше куялар иде. Укудан соң укытучылар белән бергә кырга эшкә йөрдек. Без ипинең исен дә, тәмен дә белми яшәдек ул елларда. Аяк астында үскән ашарга яраклы бар нәрсә безгә ризык булды. Кама урынында безнең колхозның һәм Күгәрченнең болыннары бар иде. Биш чакрым чамасы кыргый суган җыяр өчен шунда бардык. Әни аннан ботка, ашлар пешерә иде. Ул вакытта яшәү түгел, бары исән калу өчен тырыштык без. Һәркем тиз арада сугышның җиңү белән тәмамлануын теләде, - дип сөйли тыл хезмәтчәне.


Автор Таңсылу Минһаҗева

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса