Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балыкбистәлеләр бүләкләү тантанасында булып кайтты

10 апрель көнне Казан шәһәренең «Дворяннар оясы» ресторанында «Солдат альбомы – 2025» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

«Солдат альбомы – 2025» конкурсы яшь буынны тарихыбызның иң катлаулы, әмма иң данлы чорлары белән таныштыру, ветераннарның батырлыгын һәм хезмәтен онытмау, аларның күренекле шәхесләр булуын һәм җәмгыятькә кертелгән өлешен бәяләү, яшь буында патриотик хис тәрбияләү максатларында Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылды. Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикаларыннан, Түбән Новгород, Төмән, Омск, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округыннан 130 дан артык милләттәшебез катнашты. Әлеге чарага без – Рәзилә Мөхәммәтрәхимова һәм Гүзәл Хәбибуллина да чакырулы идек. Безнең язмаларыбыз жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнеп, җиңүче язмалар рәтенә керде һәм без Рәхмәт хаты белән бүләкләндек.
Чарага килүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе, «Татарлар» газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи нурлы йөзе белән елмаеп каршы алды. 

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз

Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса