Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсендә милли көрәш буенча ярышлар узды.

Балык Бистәсендә, 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында милли көрәш буенча мавыктыргыч ярышлар узды.

Ата-аналар призлары өчен районыбызның 10 укучысы көч сынашты. Ярышлар Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдиновның тантаналы сәламләве белән ачылды. Залдагы атмосфера уен дәрте, дустанә көндәшлек рухы һәм җанатарлар ярдәме белән тулы иде.
 Яшь көрәшчеләрне үстерүгә керткән өлешләре өчен иганәчеләребез: "Кама" җитештерү берләшмәсе директоры, Балык Бистәсе районы "Көрәш" федерациясе рәисе Раил Бариев, Балык Бистәсе "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Айрат Сафин, Балык Бистәсе Агротехника техникумы директоры Мансур Маннанов, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов, Балык Бистәсе сөт комбинаты идарәчесе Ленар Сафинга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. 
Ярышта җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Мондый турнирлар милли көрәш традицияләрен саклап кына калмыйча, балаларда көч, кыюлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса