Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсендә Дания Әхмәтшинаның хөрмәте зур

Балык Бистәсе үзәгендә яшәүче әлеге ханым турында бары тик хөрмәт һәм җылылык хисе белән генә сөйләргә мөмкин. Һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә ул.

Күгәрчен авылында туып үскән Дания Әхмәтшина әнә шулай күңеленең һәр почмагына яхшылык, игелек сыйфатлары сыйдырган, балачак хатирәләрендә исә матурлык яши.
1998 елдан бирле Дания Хәмәтгазиз кызы Әхмәтшина район үзәк хастаханәсенең балалар һәм неврология бүлегендә санитарка булып эшли. Хастаханәдә эшләү - аның өчен вазифа гына түгел, ә үзе өчен сайлап алган хезмәте, намус эше.
-Миңа эшем бик ошый, коллективыбыз тату, хезмәттәшләрем бик әйбәтләр, - ди ул елмаеп.
Гади генә кебек тоелса да хезмәтенең асылында кешеләр турында кайгырту ята. Аның эше зур сабырлык, игътибарлылык һәм игелек таләп итә. Ул пациентларга игътибарлы, табибларга ярдәм итә, чисталык һәм тәртипне даими күз уңында тота. Аның хезмәте беренче карашка сизелми, ләкин аннан башка бүлекнең эшен күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул һәрвакыт янәшәдә, һәрчак киңәшләре һәм эше белән ярдәм итәргә әзер.
Дания Әхмәтшина турында хезмәттәшләреннән генә түгел, пациентлардан да мактау сүзләрен күп ишеттем мин.” Ул хәтта больница диварында да җылы өй атмосферасын тудыра белә”, - диләр аның турында.
Күгәрчен авылы халкы Дания ханымны олы йөрәкле кеше буларак белә. Ул ачык йөзле, ихтирамлы һәм хезмәт сөючән. Мондый кешеләр – җәмгыятьнең чын таянычы, гәрчә аларның керткән өлеше беренче карашка һәрвакытта да сизелмәсә дә. Эш белән  мәшгуль булуына карамастан, ул һәрвакыт туганнарына ярдәм итеп, акыллы киңәшләр бирергә дә вакыт таба.
 

Автор Гөлчәчәк Газизова

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса