Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә «Күңел халәте» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды.

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә җирле шагыйрәләребезнең шигырьләреннән торган «Күңел халәте» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды.

Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрь, күп җырлар авторы, якташыбыз  Вазыйх Фатыйхов алып барды. Әдәби чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина,  районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, шигърият сөючеләр һәм язучыларыбызның иҗатын яратучылар катнашты. Кичәдә “Татарстан. Яңа гасыр” телерадиокомпаниясеннән һәм “Татарстан” радиосыннан да коллегаларыбыз бар иде.
 Лилия Кәримуллина үз чыгышында, районыбызның күп талантларга ия булган халкы белән горурланып, мәдәният өлкәсендә ирешелгән уңышларга сөенеп, рәхмәт хисләрен җиткерде, җирле шагыйрәләребезгә уңышлар теләде.
Чыннан да, әлеге җыентык җирле әдипләребезнең күңел халәтен чагылдыра. Тугыз җирле шагыйрәләребезнең шигырьләрен туплаган кадерле китап бит бу. Әлеге җыентыкта  Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты, Корноухово мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллинаның, район үзәгендәге балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшләүче Земфира Сәлахиеваның, Биектау мәктәбе укытучысы Зөмәрә Хәбибуллинаның (Хөсниева), Күгәрчен авылы кызы, бүгенге көндә Казан дәүләт университетында журналист белгечлеген үзләштерүче студент кызыбыз Камилә Әхмәдиеваның, Уракчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мәликә Касыймованың, Олы Елга авылында гомер кичерүче Сиринә Исмәгыйлованың (Мөхәммәтҗанова), Күки авылы кызы Сиринә Сәлахиева-Фәтхуллинаның, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп, үзенең иҗаты белән сөендерүче, күп шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән якташыбыз Чулпан Әхмәтованың, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия иясе Фәнүзә Галимуллинаның иҗат җимешләре тупланган.  
Кичә барышында шагыйрәләребез үзләренең иҗатка ничек килүләре турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, укытучыларына, остазларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Чулпан Әхмәтова шигырьләренә язылган җырларны бүгенге көндә яшь, талантлы җырчыларыбызның берсе, энесе Самат Нәбиуллин бүләк итте. Зөмәрә Хәбибуллинаның  шигыренә иҗат ителгән әниләр турындагы җырны Рәзинә Вәлиева башкарып, күпләребезне уйланырга мәҗбүр итте. Җыр, залдагыларның күңел төпкелләренә үтеп кереп, күзләреннән мөлдер-мөлдер яшьләр тамдырды.  Шулай ук  Әнәс Низамов, Равия Нәбиуллина башкаруында да матур җырлар яңгырады. 
Чарага Камиләнең әнисе Рушания ханым, укытучысы Тәнзилә ханым да килгән иде. Алар да Камилә өчен горурланып яшәүләре хакында сөйләделәр. Чыннан да, Камиләнең бик тырыш, сәләтле икәнлегенә ышандык. Камиләнең иҗатка килүендә Тәнзилә ханымның да зур өлеше булган: ул укучысында иҗат очкынын, сәләтләрен күрә белеп, түгәрәк оештырып, язу серләренә төшендергән. Иҗатка тарту өчен күп көчен куйган дип әйтер идем.
 

Дәвамын газета битдәрендә укый аласыз

Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса