Балык Бистәсе мөслимәләре Казан мәчетләрендә сәфәрдә
Мәркәзебез Казан дини биналарга бай. Мәчетләребезнең күп булуы һәм һәр намаз саен азан тавышлары яңгырап торуы сөендерә. Алар халкыбызны яхшы гамәлләргә өндәп, ислам динебезгә чакырып торалар. 2 февральдә Балык Бистәсе үзәк мәчете абыстае Галия Вәлиева җитәкчелегендә аның сыйныфында белем эстәүче бер төркем шәкертләр Казан шәһәре мәчетләренә сәфәрдә булып кайттылар.
Беренче тукталыш "Әхмәдзәки" исемендәге мәчеттә булды. Кунакларны имам-хатыйб ярдәмчесе Ринат хәзрәт Саматов каршы алды. Мәчет намазы укыганнан соң ул кунакларны мәчет комплексы, аның эшчәнлеге, Әхмәтзәки хәзрәтнең музей-бүлмәсе белән таныштырды.
Әлеге мәчет комплексы Казанның Киров районы Залесный һәм Салават күпере бистәләрендә төзелгән. Аңа 1970-1990 елларда Казанның "Мәрҗәни" мәчетенең имамы булган Әхмәтзәки Сафиуллин исеме бирелгән. Мәчет 2022 нче елның 2 нче маенда Ураза гаете көнне ачылган. Мәчет комплексында мәдрәсә, имам йорты, дини хезмәтләр күрсәтү бинасы, ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йорты, хуҗалык бинасы бар. Архитектурасы күп гасырлык татар-мөселман традицияләрен үз эченә алган. Биредә дин сабагына өйрәтү дәресләре, балага исем кую, никах мәҗлесләре һәрдаим үткәрелә.
Икенче тукталыш "Нурулла" мәчетендә булды. Казанның элеккеге сәүдә үзәге - Печән базары булган урында 1849 нчы елда бертуган Юнысовларның әтисе васыяте буенча төзелгән. Бу кварталда хәзер дә мөселман киемнәре, дини китаплар сату белән шөгыльләнүче сәүдә кибетләре шактый күп урнашкан.
Өйлә һәм икенде намазларын "Нурулла" мәчетендә уку күңелләргә рәхәтлек бирде, ислам нуры өстәде.
Ахшам намазы 2018 нче елда төзелгән Габдрахман Утыз Имәни исемендәге "Алтын таң" мәчетендә укылды.
Мәчет яңача архитектурасы, бизәлеше белән белән җәлеп итеп тора. Шәһәребезнең бик күп халкы бирегә намазга йөри, гыйлем эсти. Динебез үсә һәм киң тарала.
Бу изге сәфәрне оештыруны башлап йөргән Галия абыстайга һәм зур ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә зур рәхмәтләребез ирешсен.
Рәсимә Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia