Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсендә “Йомырка җыю бәйрәме”

Балык Бистәсендә һәр елны гореф-гадәтләрне саклап "Йомырка җыю бәйрәме" уздыралар

Безнең Балык Бистәсе районында май ялларын "Йомырка җыю бәйрәме" буларак та беләләр. Ул гадәттә айның беренче көнендә үткәрелә. Авыл халкы иртәнге алтыда торып йомыркалаларны буяп, тәм-томнар пешереп әзерләп куя. Бүген Балык Бистәсе балалары сәгать җидедән инде өйдән-өйгә кереп, тәм-томнар җыя башладылар. Йөзләрендә елмаю, күңелләре тулы шатлык. Балалар бертавыштан хуҗаларны бәйрәм белән котлыйлар. Өлкәннәр исә, күчтәнәч өләшеп аларга изге теләкләрен җиткерәләр. Балалар рәхмәт әйтеп чыгып китәләр, икенче йортка керәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев