Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балтач (Юлсаба) авылы тарихына сәяхәт

12 апрель Россиядә Космонавтика көне буларак, ә дөньяда— кешенең беренче тапкыр космоска очу көне буларак билгеләп үтелә. Ә менә 2025 елның 12 апрелендә Юлсубино халкы да үзен космоска беренче очыш ясаучы кеше итеп хис итте, бугай... Ни өчен дисәгез, бу көнне, дөресрәге, бу кичне авылдашлар, якташлар авыл мәдәният йортына «Балтач (Юлсаба) авылы тарихына сәяхәт» китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелды.

Авыл тарихына багышланган беренче китап, тәүге саллы хезмәтне тәкъдим итү - космоска очуга тиң халәт иде, җәмәгать...
Кичә авыл мәчете имам-хатыйбы Фирдинанд Хәкимов вәгазе, догасы һәм авылдашыбыз, Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил  Фәйзуллин- ның чыгышы белән башланып китүе аның хәерле һәм уңышлы узачагын күрсәтеп торды. Равил абыйның: 
«Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! 
Бел син ерак бабайларның ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен, нинди уйлар, нинди моңнар 
безгә калдырып киткәнен...» дигән шигъри юллары бар. Әлеге алтын сүзләрнең авторы булган Равил абый, билгеле инде, гомуми сүзләр белән генә чикләнә торган кеше түгел. Шуңа да ул, берничә көн алдан әлеге китапны кулына алып, игътибар белән карап чыкты, объектив бәясен бирде. Чыгышында да авылдан 1956 елда чыгып китүен, һәрдаим авылдашлары белән тыгыз элемтәдә булуын, аларның һәр уңышы өчен сөенеп яшәвен билгеләп үтте. «Соңгы елларда авылыбызда музей-салон ачылу, «Күгәрчен чишмәсе»н төзекләндерү, берьюлы 26 кешенең Гомрә хаҗына баруы авылдашларымның булганлыгын, бердәмлеген күрсәтә» диде хөрмәтле авылдашыбыз. 
Әлеге кичәгә кайткан якташыбыз, журналист, радио-телевидение алып баручысы Данил Сәфәров та, Казанда туып-үсүенә карамастан, Балык Бистәсе районы Яншык авылы өчен янып-көеп яшәвен, бу кичәдән канатланып китап чыгару хыялы белән кайтып китүен әйтеп үтте. 
Юлсубино авыл җирлеге башлыгы  Харис Гатиятов та  бу мөһим эшнең дәвамлы булачагына ышаныч белдерүен ассызыклады. 
Әлеге зур, матур, җаваплы эшнең башлап йөрүчеләре буларак, без дә үз чиратыбызда, Аллаһ Тәгаләгә һәм ярдәмчеләребезгә бары рәхмәт сүзләре генә җиткердек. 
Әйе, җәмәгать, ил, милләт, төбәк, авыл, нәсел тарихын барлау бик мөһим һәм кирәкле гамәл, әмма сыйфатлы китап әзерләү һәм тәкъдим итү өчен түбәндәге ресурслар кирәк: тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, 60 тан артык китап авторы Гариф Нурулла Гыймадетдин улының фәнни мөхәррир булуы, «Авыл офыклары» газетасы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Нияз Шәйдуллинның «әйдәгез эшлик, языйк, тәмамлыйк!» дип команданы тартып баруы…

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) 


Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев