Бакча патшабикәсе - кабак
Күптән түгел генә Полянка китапханә-ял итү үзәгендә Кабак бәйрәме булып узды. Ул өлкәннәр ункөнлеге кысаларында китапханә мөдире һәм «Салават күпере» балалар бакчасы коллективы белән берлектә оештырылды. Балаларны бакчада эшләп ялга киткән өлкән буын белән бер залда очраштырып матур бәйрәм чарасы оештыру иде аларның максаты.
Залда бәйрәм рухы. Бизәлеше бик матур, күп көч куелганы күренеп тора. Китапханә мөдире белән бакча коллективы тырышып ясаганнар аны. Бакча патшабикәсе – кабактан нинди генә төрле эшләнмәләр юк монда. Өстәл түрендә әби белән бабай, куян, чеби, шунда ук «Бакча патшабикәсе – кабак» исемле китап күргәзмәсе, самовар, тәлинкә-чынаяклар да урын алган. Өстәл янәшәсендә бәйләм-бәйләм көзге чәчәкләр, җимешләр, горур басып торучы койма, тәгәрәп үсеп ятучы кабаклар, берсе хәтта койма аша үрмәләп чыккан.
Әлеге матур бәйрәмне «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре Фәния Газизҗанова һәм Рамилә Шакирова сәхнәләштерелгән тамаша белән ачып җибәрделәр. Аларга нәни кунакларыбыз да кушылды. Сабыйлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар чыгышыннан соң «Салават күпере» балалар бакчасы җитәкчесе Мөслимә Равзутдинова кунакларны бәйрәм белән котлап узды. Ә сабыйлар үз куллары белән ясаган бүләкләрне өлкән буынга тапшырдылар.
Аннан сүз Полянка китапханә-ял итү үзәге мөдире Гөлназ Зариповага бирелде. Ул кунакларны шигъри юллар белән сәламләде. Өлкән буын белән «Әби мәктәп баласы», «Педагог әби», «Бала баласы балдан татлы» исемле сорау-җавап уеннары да оештырып алды. «Салават күпере» балалар бакчасының элеккеге җитәкчесе, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова кабак турында тәфсилләп сөйләде. Аның файдасы, витаминнарга бай булуын да ассызыклап үтте. Бәйрәм ахырында кунакларыбыз кабактан ясала торган төрле табын ризыклары, тәм-том рецептлары белән бүлеште. Һәрберсе уңган хуҗабикә икән.
Әлеге матур чарадан һәркем рухи байлык, күңел күтәренкелеге алып таралышты.
Автор Тәнзилә Рәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia