Авылның хөрмәтле кешесе
Безне Разия апа Абдуллина белән Бирдебәк авылы халкының иң хөрмәтле кешесе, дип таныштырдылар. Ул үзе районыбызның Яңа Сала авылында туып үскән. Әтисе Ибраһим абзыйны Бөек Ватан сугышына алганда аңа нибары ике ай гына тулган була.
Ул шул китүеннән гаиләсе янына әйләнеп кайта алмый, аның “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә килә. Әнисе Гайнелхаят апа өч баласын ияртеп Котлы Бөкәшкә күченә. Биредә терлекчелектә эшли башлый. Шуңа Разыя да 15 яше тулыр-тулмас фермага сарыклар карарга килә. Ул илебез халкы өчен гаять авыр елларда һөнәр сайлап йөри торган вакыт түгел иде шул. Әле үзе дә балалыктан чыкмаган кыз балага 150 баш сарык карауны йөкләү җиңел булмагандыр, билгеле. Әмма кыз бала үз эшен күңелен биреп, зур тырышлык куеп башкара. Гадәттә, төннәрен дөньяга килгән сарык бәрәннәре үлеменә юл куймыйча карап тәрбияли ул аларны. Ә инде 20 яше тулганда биредә эшләүче Исмәгыйль белән алар гаилә корып, аның туган авылы Бирдебәккә кайтып яши башлыйлар. Яңа урында да алар фермага эшкә киләләр. Ул биредә үзен тырыш, хезмәт сөючәнлеге белән бик тиз танытырга өлгерә. Хәтта, балалары тугач та өйдә утыруны белми. Иренең тол калган олы апасы Бану аңа кайнанасын да, әнисен дә алмаштыра. Шуңа бала карау, дигән нәрсә аны артык борчымый. Икесе дә таң әтәчләре бар җиһанга аваз салганчы фермага эшкә чыгып китәләр. Тормышы да, хезмәте дә бик тиз җайлаша яңа урында. Ә фермада ул чорларда сыерны көнгә өч мәртәбә саву гадәте була. Шуңа аларның күп вакытлары эш урынында үтә. Ә коллективта барысы да яшьләр булганга көннәрнең уен-көлке белән үрелеп тиз үтеп китүе сизелми дә кала. Бирдебәк авылы комсомол-яшьләр фермасы коллективы районда озак еллар дәвамында алдынгылыкны бирмиләр. Шуңа алар фермадагы ике бинаның берсендә эшләүче кызлар Сания, Зәкия, Марияләр белән бертуганнар төсле үзара дус-тату яшиләр. Ә икенче бинада ул вакытта алты савымчы кыз хезмәт куя. Ферма мөдире Нургали абыйсы Вәлиев белән комсомол комитеты җитәкчесе Хөсәен Мөхәммәтшин турында да хезмәт ветераныннан бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia