Авылдашлары үз итә аны
Көндәлек кирәкле товарга хәзер шәһәргә чыгып чабасы юк, барысы да үз янәшәбездә.
Котлы Бөкәш авылында яшәүчеләр инде күптәннән безне үз төбәкләренең игелекле эшмәкәре Айдар Гыймадиев хакында райондашларыбызны да таныштыруыбызны сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, төрле сәбәпләр белән тиз арада барып чыгарга җае чыкмады. Ниһаять, шул юнәлешкә юл тотуыбыздан файдаланып әлеге эшмәкәрнең дә хәлен белеп, үзе белән аралашып чыгарга булдык. Алдан хәбәрләшмәсәк тә аны эш урынында очратуыбыз уңышлы булды. Дөресен әйтергә кирәк, иркенләп әңгәмә корырга гына әледән-әле телефон чыңлавы беркадәр комачаулады. Әмма, үзем өчен аның кеше белән ихлас күңеленнән аралашуы, авылдашларының хәленә кереп, аларга ярдәм итәргә әзер булуы беренче күрүдән үк күңелемә хуш килде. Аны менә шундый ярдәмчел, авыл кешеләренең хәленә керә белүе өчен дә мөгаен күпләр яраталардыр. Егетнең үз хезмәтен башлап җибәрүенә бу елда 15 ел тула икән. Бәләкәй генә юбилее уңаеннан кылган гамәлләре хакында киңрәк кызыксына башлаган идем, тик үзе бу хакта сөйләшәсе килмәгәнгә тыелып калдым. Тыйнак егетләр шундый инде алар. Уңышларың хакында сөйләмә сине халкың мактасын, дигәндәй бу хакта авыл халкыннан һәм район җитәкчеләреннән күп мәртәбәләр ишеткәннәрем булды.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын Авыл офыклары гаезета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа