Авыл халкы тырыш, тәвәккәл
Бүген кайсы гына торак пунктка барып чыксаң да терлек асрап көн күрүче уңганнар хакында күп ишетергә мөмкин.
Без дә гадәттәгечә җирле җитәкче Валерий Федоровка районыбыз чигендәге Таулар авылына барырга планлаштыруыбызны әйткәч, ул озак уйланып тормыйча безгә Хөснетдиновлар гаиләсе белән очрашырга киңәш итте. Авыл кешеләре шундый тыйнак инде, алар күп сөйләшергә яратмыйлар. Без дә шуны истә тотып сүзебезне ерактан, авыл халкының бүгенге яшәеше, көндәлек проблемалары һәм тормыш итү юнәлешеннән башладык. Аннан соң читләтеп кенә үз гаиләләре хакында сораштыра башладык...
Гомер-гомергә алар хуҗалык эшләрендә кайнап әти-әниләре кебек совхоз эшеннән калмыйча тырыш хезмәт куеп яшәгәннәр. Гаиләдә төпчек бала буларак Нургали төп нигездә өлкәннәр янәшәсендә калу ниятеннән, туган авылы Тауларда 8 нче сыйныфны тәмамлагач район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тоткан. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен аеруча кирәкле булган тракторчы-машинист хезмәте серләренә өйрәнүе аңа хәрби хезмәтендә дә һәм барыннан да бигрәк киләчәк тормышында бик ярап куйган. Байкал аръягында элемтәчеләр подразделениесендә үз өлешенә тигән гражданлык бурычын уңышлы төстә тәмамлап кайткач егеткә трактор тапшыралар. Берничә елдан соң ул күрше Саба районы авылларының берсеннән әбисе янына кунакка кайткан чая кыз Зөлфия белән танышып гаилә корып җибәрәләр. Менә шуннан башлана инде аның мактаулы хезмәт юлы. Җир эшкәртеп иген-игү генә түгел, икешәр арба тагып хуҗалык йөкләрен дә күп ташырга туры килә аңа. Әле бер коточкыч фаҗигале хәл хәтерендә уелып калган аларның. Көзге бозлавыклы көннәрнең берсендә арып-талып ерак рейслардан кайтып килгәндә арба тәгәрмәчләре шуып китеп елгага төшеп бата башлый ул. Су астында соңгы сулышын чыгарганда күз алдына гаиләсе һәм 4 яшьлек нәни кызчыгы килеп баса, менә шуннан соң башка берни дә хәтерләмичә аңын югалта. Янәшәдәге кырда эшләп йөргән механизатор юл һәлакәтен күреп ярдәмгә ашыга, ул су астына китеп баручы тракторчы Нургалинең чәчләреннән тартып яр буена сөйрәп чыгарып беренче ярдәмен күрсәтә. Шулай итеп инде бу якты дөнья белән мәңгегә хушлашканда хезмәттәше үлем тырнагыннан коткарып кала аны. Бу фаҗигадән соң 26 ел вакыт үтеп китсә дә ул авыр һәм куркынычлы вакыйга әле дә хәтерендә. Тик үзе генә алар хакында искә аласы килми. Зөлфия ханым гына, әгәр үз вакытында аның тормышын саклап калып ярдәмгә ташланучы тракторчы булмаса, нәни кызчыгының һәм икенчесенең бүген үз гаиләләре, дүрт оныкчыклары үсеп килүен күреп сөенә дә алмас идек әле дип хатирәләре белән уртаклашты. Алар бүген үзе төсле уңган, хезмәт сөючән Зөлфиясе белән әнә шушы читтә яшәүче кызларын, нәни оныкчыкларын сихәтле авыл сые белән сыйлап сөендерү ниятеннән өч баш савым сыеры, дистәгә якын терлекләр асрап гомер кичерүләрен дәвам иттерәләр. Үз сүзләре белән әйткәндә, бу әби-бабайлардан калган кәсеп аларга яшәү көче, тормыш яме бирә. Авыл җирендә яшәүләре хәзер рәхәт, иркенлек, бозау-сыерларны арканга куярга мөмкин, элеккеге еллардагы төсле маллар игеннәрне таптый күрмәсеннәр, дип борчылып утырасы юк, -дигән идем, сүзләремә беркадәр уңайсызланып та куйдым. Бу җәй башында авыл җирендә карантин игълан ителгәнлектән алар бүгенге көнгәчә малларны абзардан чыгармыйча асрыйлар икән бит.
Шундый көтелмәгән кыенлыкларга карамастан, Хөснетдиновлар үз эшләрен күпләрне сокландырырлык итеп уңышлы төстә дәвам иттерәләр.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia