Авыл халкы бердәм, тырыш
Трой-Урай авылында клуб мәдәни һәм иҗтимагый тормышның төп үзәкләренең берсе булып тора. Нәкъ менә монда авыл халкы бәйрәмнәргә, концертларга, очрашуларга һәм аралашу өчен җыела.
Клубта зур булмаган туган якны өйрәнү музее эшли. Экспонатлар тамаша залында - киштәләрдә һәм өстәлләрдә урнаштырылган. Иркен фойеда фотосурәтләр, рәсемнәр һәм тематик күргәзмәләрдән эшләнгән стендлар куелган. Шунда ук өстәл теннисы да бар, әлеге спорт төре мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында аеруча популяр санала.
Клубта махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү өчен маскировка челтәрләрен үрүгә аерым урын бирелгән. Аның өчен махсус кыса төзелгән, материал кисү өчен өстәлләр куелган. Үрү буенча эш актив бара, хатын-кызлар техниканы тиз үзләштерәләр һәм барысын да күңел биреп эшлиләр. Материалларны Биектау авылыннан алып кайталар, аннары әзер әйберләрне дә шунда җибәрәләр. Анысын кибет сатучысы Рузилә Әскәрова үз өстенә алган.
Шактый ук китап, газет-журналларга бай булган китапханәдә исә истәлекле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышланган очрашулар һәм тематик чаралар уза. Клуб шулай ук Балык Бистәсе коллективлары белән дә хезмәттәшлек итә. Күптән түгел «Калинушка» халык хоры биредә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Русский мир» программасы белән чыгыш ясады. Концертлардан тыш, монда конкурслар, җыелышлар һәм очрашулар да үткәрелә.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Светлана Кутлина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia