Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Авыл «врачы»

Фельдшерларны авыл халкы электән»врач» дип атап йөрткән, чөнки алар куйган диагноз еш кына врачлар куйган диагнозга туры килгән, алар билгеләгән дарулар шифа биргән.

  Без–Юлсубино халкы да үзебезнең авыл фельдшерын, Гөлсәрия Гыйлемҗанованы нәкъ менә шулай дибез.
Ул Түбән Тегермәнлек  авылында туып үскән. Шунда мәктәп тәмамлаган. Аннан Түбән Кама  шәһәрендәге шәфкать туташлары әзерли торган белем учагына тартыла, бу уку йортын тәмамлаганнан соң үзебезнең район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә хирурглар Виталий Волков, Равил Зарипов һәм Владислав Мандрейкиннар кул астында ике ел шәфкать туташы булып эшли. Авылыбыз егете Әхмәт Гыйлемҗановка кияүгә килгәч, фельдшер-акушерлык вазифасына эшкә керешә. Кызлар тугач та (алар икәү) декрет ялы озакка сузылмый...
Ул еллардан соң шактый еллар узган инде, күпме авыруларга ярдәм кулы сузылган, күпме борчу-мәшәкатьләр баштан узылган, күпме рәхмәт сүзләре ишеткән...Саный китсәң бик күп икән алар. Әйе, авыл халкы рәхмәтле Гөлсәриягә, авырып киткән кеше тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан аңа мөрәҗәгать итә бит, ул авырыксынмый, беренче ярдәмне вакытында күрсәтергә ашыга, дәвасын бирә. Коронавирус пандемиясе вакытында күпме көчен авыруларны аякка бастыруга куйды ул...Кырык еллык белем - тәҗрибәсе булган фельдшер-акушерның  район хастаханәсе җитәкчелегендә дә дәрәҗәсе, абруе чиксез зур. Аның алган дипломнары, мактау грамоталары бихисап, шуларның иң кадерлесе «Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе. Аның шушы 40 еллык хезмәтендә ирешелгән уңышларына  тормыш иптәше- Әхмәтнең дә өлеше зур.
 –Сәрия, әйдә сиңа авыруларны йөртер өчен машина алыйк,  -дип киңәш бирә Әхмәт хатынына. Әнә шулай Гөлсәрия машиналы булып куя, авыруларны кайда кирәк, шунда вакытында илтеп җиткерә ала. 
– Кайтып җитеп машинасы медпункт янында  күренгәч кенә тынычланам бит мин, - дип, Сәриясенә  карата булган мөнәсәбәтен белгертеп куя Әхмәте.

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Нәзирә Минеханова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса