Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Әтисе хезмәтен үзенә гомерлеккә мирас итеп алган

Кыр эшләре башланганнан бирле аның белән очрашырга уйлап йөрсәм дә ничектер җаен туры китереп булмады.

Хуҗалыкта язгы кыр эшләреннән соң бераз ял биргәнлектән, Гремячка авылының алыштыргысыз, иңендә кырык еллык хезмәт тәҗрибәсе булган  механизаторы Илсур Әмиров белән өендә очраштык.  Ул авыл хуҗалыгы хезмәте  белән бик кечкенәдән таныш. Әтисе хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә озак еллар дәвамында беренчелекне бирмәгән Зиннур абый, аны  унике яшеннән үзе янына комбайнчы ярдәмчесе итеп алып, игенче хезмәте серләренә өйрәтә башлаган. Мәктәптә 8 нче сыйныфтан соң районның һөнәри уку йортын тәмамлап кайткан. Белемле механизатор авылда бик кирәкле һөнәр иясе булганлыктан, ул эшен авыл җирлегендә дәвам итәргә була.  Бүген дә ул Гремячка авылының алдынгы механизаторы. Хуҗалыкта да аны хөрмәт итәләр, җитәкчелек тә аның хезмәтен югары бәяли.  Чөнки ул барысын да үзе белеп, тел-теш тидермәслек итеп, җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән .   Дөресен генә әйткәндә, аның бүгенгесе көнне утырып эшләмәгән берәр техникасы бар микән? Юктыр, мөгаен, бүген халык телендә нәкъ менә шундыйлар турында, әтисе хезмәтен үзенә гомерлеккә мирас итеп алган, дип бер дә тикмәгә генә әйтмиләрдер
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса