Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Асия Гайнетдинова: «Яңа эшемдә эшли башлагач, тынычлыкка ияләшә алмадым»

Бүгенге язмам, һәрвакытта ап-ак яулыктан йөрүче, төз гәүдәле, сабыр гына атлап йөрүче Балык Бистәсе, ”Үзәк” мәчете мөгаллимәсе, район үзәк шифаханәсендә баш шәфкать туташы булып эшләп, ”Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеменә лаек булган хөрмәтле кешебез Асия Габдулла кызы Гайнетдинова турында.

Асия апа Күки авылында туып, шунда мәктәптә белем ала, аны тәмамлагач Яшел Үзән шәһәренә фельдшер-акушер белгечлегенә укырга китә. Укыган елларын бик сагынып искә ала. “Укытучылар безгә бик кирәкле белем бирделәр, яхшы укыттылар.Мин уку йортын кызыл дипломга тәмамладым”,- ди ул.
Укып бетергәч районга эшкә кайта, аңа район үзәгеннән  ерак, юлсыз авылларның берсе Иске Арыш авылын тәкъдим итәләр.
19 яшьлек кыз ике дә уйлап тормыйча ризалаша.
– Беренче эш көнемне кешеләр белән танышудан башладым ничә бала, күпме олы яшьтәгеләр, ничә хатын йөкле барысын да барлап чыктым. Кул астымда, ватык бер градусниктан тыш, башка берни юк иде, дисәм дә, ялгыш булмас.
Казанга барып кирәкле инструментлар, шприцлар алып кайттым, эшемне  шулай башлап җибәрдем.
Ләкин авылның район үзәгеннән ерак булуы, юлсызлыгы бераз үзен сиздерә, эшне катлауландыра иде. Бигрәк тә авырлы хатын-кызларны бәбиләтеп, пычрак вакытларда трактор белән районга илтүләр истә калган, - ди ул.
Күрше Нов. Починок дигән авыл да миңа беркетелгән иде. Берсендә шулай кояш баер алдыннан бер рус  хатыны килде, авырый башлаган, барып җитә алмабыз ахыры дип уйлыйм.Төнгә каршы ат юнәтеп киттек, абзый атны ничек куа, шулай куа инде, хатын ныграк авырый башлады.  Анатыш авылы урамына килеп кердек беренче йортка тукталып хатынны алып кереп шунда баласын тудырдык, аннан ашыгыч ярдәм алып менеп китте.
 Анда күргәннәрне сөйли башласаң бер роман язарлык, дип елмая Асия ханым. Хәзер уйлап утырам да шаккатам, үзем дә бит 19 яшьлек кенә кыз, тәвәккәл булганмын инде. Кешеләргә ничек тә ярдәм итәсем, хәлләрен җиңеләйтәсем килде.
Ул чакларда киемне салып йоклау юк иде. Чакыру булса, зур авыр сумкамны ала идем, авыру янына йөгерә идем.
Тора-бара белемемне арттырасым килде, бер генә имтихан биреп институтка керү мөмкинлеге бар иде. Ләкин үз урыныма кеше таба алмадым, эшне  ташлап китәргә намусым кушмады.


Автор Иделия Мәхмүтова.

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса