Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Әниемнең чуар мискине

1941 нче елның Бөек Ватан сугышы башлангач әтиебез сугышның беренче көннәреннән үк бер төркем авылдашлар белән фронтка китә.

Әниебез Нәгыймә Баһау кызы өч баласы белән калып аларны ач-ялангач итмәскә тырыша. Авырлык белән булса да сыерын, сарыгын асрый. 1945 елның май башында  колхоз кушуы буенча аны Бандовкага борчак орлыгына җибәрәләр. Өйдәге чуар мискиненә бәрәңге боламыгы тутырып аны биштәренә сала да әни юлга чыга.  Ул бәрәңге Бандовкага  барып җитәрлек кенә булгандыр инде. Өйдә калган өлкән апа әнидән без нәрсә ашарбыз икән дип сорап кала. Үзең кара инде, ди әни. Апага ул вакыт 13 яшь була. Әниләр 9 май көнне Бандовкадан кайтып килгәндә сугыш беткәнен ишетәләр. Ә инде өлкән апаның бу вакытта бакчада черек бәрәңге казыган чагы була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса