Ана назы иң җылысы
– Күгәрчен авылыннан 5 бала әнисе Алсу Наил кызы Мөхәммәтҗанованы “Ана даны” медале тапшыру өчен сәхнәгә чакырабыз.
Исем-фамилиясе ишетелүгә күңелендәге дулкынлануны җиңәргә тырышып сәхнәгә күтәрелде ул. Үзен сәхнәдә каршылаган республика, район җитәкчелегенең ышанычлы карашы, зал тулы тамашачының көчле алкышлавы җанына беркадәр горурлык хисе дә өстәде. Шулай булмый ни, моңа кадәр дә хөкүмәтебез тарафыннан күпме Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына ия булган алдынгы социаль хезмәткәр бит ул. Конкурсларда катнашып Дипломнар белән бүләкләнүе дә тагын күпме әле! Ә бүген бүләкнең бөтенләй башкасы, иң кадерлесе – “Ана даны” медале күкрәгенә тагылды.
Өйдә чәчәк бәйләмнәре, табын тулы ризыклар белән үзен көткән балаларын күргәч шатлыклы күз яшьләрен тыя алмады Алсу. Ул гына да түгел, дәү әниләренең сөенечен уртаклашырга теләгәндәй, оныклары кочагына килеп сыенды. Өй эче күңелле шау-шуга күмелде.
– Бәхетнең үзе бит бу, әнисе, сизәсеңме? – диде ире Фәйзенур, Алсуга елмаюлы карашын ташлап.
Күңелдәге хатирәләр дулкыны аларны бер мәл үткәннәргә кайтарды.
Барысы да яшьлектәге эчкерсез мәхәббәттән, сөю-сәгадәтле гомер сукмагыннан башланган иде. Олы кызлары Энҗенең дөньяга килүе ул чагында тормышка ямь өстәде. Түгәрәк йөзле, сөеп туймас кызларының азрак калкынуга, курчакны төреп бәби сыман күтәреп йөрүләрен күргәч, ата-ана икесе дә бер уйда булды: Энҗегә сеңелкәш яки энекәш кирәк! Бер-бер артлы Булат, Лилия, Нәфисә, Мәдинә тууы исә шатлык артыннан үз куанычын өсти торды. Тормышлары тагын да нурлана төшә Мөхәммәтҗановларның, янкорма төзеп йортны киңәйтәләр, барлык уңайлыклары белән шәһәрчә җиһазландырып та куялар.
– Һәр бала үз бәхете белән туа диюләре дөрес бит, әтисе. Кара син бу балаларга! Бер-берсенә булышырга җан атып торалар, – дигән сүзләрен әле дә сөенеп кабатлый Алсу.
Чыннан да Күгәрчен авылында үрнәк гаилә буларак мактала Мөхәммәтҗановлар. Балаларын да әдәп-тәүфыйклы итеп тәрбия кылганнар. Техникага гына түгел, бар эшкә дә кулы яткан Фәйзенур ул-кызларын кечкенәдән хезмәтнең тәмен белергә өйрәткән. Йорттагы эш берәүгә дә бүленмәгән. Маллар карау, бакча эшләрендә булышу дисеңме - барысы да уртак көч белән башкарыла. Кызлар исә әниләреннән күреп тәмле итеп аш-су әзерләргә, бәйләргә өйрәнгәннәр. Район, республика күләмендә уздырылып килүче конкурсларда да актив катнаша әлеге гаилә. Узган ел “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә “Хатын-кыз - ана» номинациясендә җиңүче буларак бүләкләнәләр, «Гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлибез» республика шәҗәрә фестиваленең район турында катнашып, Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнәләр.
– Бүгенге көнебезгә шөкер итеп яшибез. 2023 елда 45 яшьлегемә балаларым Хаҗга юллама бүләк иттеләр. Сөенечемнән еладым ул чагында. Инде узган ел Булатыбыз белән Лилиябез үзләре Гомрә хаҗына барып кайттылар. Балаларның барысы да ислам дине буенча яшиләр. Абый-апаларыннан күреп кечкенәләре дә намаз кагыйдәләрен, догаларны өйрәнәләр. Шуларга куанып яшибез инде, – ди Алсу.
Балалары өчен күңелләре тыныч ата-ананың. Медицина көллиятен тәмамлап фельдшер булып эшләгән Энҗенең хәзер үз гаиләсе бар. Ире Ильяс белән ике кызларын – Зәйнәп белән Мәрьямны үстерәләр. Лилия дә апасы юлын сайлаган. Хәзерге вакытта республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Булат исә Казан аграр университетында белем алса да күңеленә охшаган башка эшне тапкан. Нәфисә Күгәрчен мәктәбенең 3 нче сыйныфында укый, ә төпчек кызлары Мәдинә “Каенкай” балалар бакчасына йөри.
– Көнебез балаларны мәктәпкә, бакчага илтүдән башланып китә. Аннары үзебезнең эшкә – ялгыз яшәүче әби-бабайлар янына китәбез. Икебез дә социаль хезмәткәр булгач, анда да бер-беребезгә булышабыз. Хәзер бигрәк тә карын көрәргә, башка эшләргә дә җитешергә кирәк, – ди Фәйзенур.
Үзләре дә абзар тутырып мал асрыйлар, кош-корт тота Мөхәммәтҗановлар. Сыерлының сые – табында, дигәндәй, сөте, каймагы, катыгыннан өзелмиләр.
“Бәхетле яшәүнең сере нәрсәдә?” дисәң, бергәлектә, татулыкта дип җавап бирер иде алар. Һәр туган көнгә сөенә белгән, булганына шөкер иткән мондый гаиләләр бары соклануга лаеклы.
Автор Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia