Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Аларны читтә дә беләләр

Котлы Бөкәштә беренчеләрдән булып үз производствосын ачып райондашлырыбызны сыйфатлы товарлары белән сөендергән Раиф Хәмидуллинның изге гамәле бүген дә яши.

Бер урында озак таптанырга яратмаганлыктан ул, биредә блоклар ясавын туктатып, үзенең  фермерлык хуҗалыгын ачып байтак кына савым сыерлары, аннан соң яхшы нәселле атлар асрап көн күрде.  Күптән түгел генә хуҗалыгын ябып тормыш иптәше Резидәсе белән  лаеклы ялга чыккач, атларын улы Рәниснең шәхси ярдәмче хуҗалыгына калдырган. Зирәк акыл төпле карар. Яшьләргә  киләчәк тормышларына юл курсәтеп, мөстәкыйльлеккә юнәлеш бирү буыннан-буынга килгән күркәм гадәт ул. Аннары, һәркем кыенлыкларны үз көче белән җиңеп, үз ялгышлыкларыннан өйрәнеп үсәргә тиеш, шулай булганда  уңышлар да озак көттерми.

Рәнис  тормыш иптәше Руфия белән җиң сызганып колбаса әйберләре җитештерүгә алынган. Белүебезчә, ат итен озак тотып булмый, сыйфатын югалта.

Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса