Айрат һәм Гөлчирә Хәйретдинов гаиләсе хезмәтләре күпләргә үрнәк
Олы Елга авылында Айрат белән Гөлчирә Хәйретдиновларны үрнәк шәхси хуҗалык дип таныштырдылар безгә. Үз гаиләләрен корып шәһәр җирендә кеше фатирында 8ел яшәгәч Айратның әнисе аларны авылга чакырып кайтара. Менә сезгә бүләгебез, дип карт сарыгын да кызганмый. Бик бәрәкәтле мал булып чыга ул. Яшьләр шулай итеп терлекчелек тармагын үз итеп яши башлыйлар.
Тырышкач, икең дә бер сулышта булып яшәгәч, була шул. Бүген аларның хуҗалыгында ике дистәгә якын терлекләре бар, сигезе савым сыерлары. Дөресен генә әйткәндә, яңа баштан үз эшеңне башлавы берәүгә дә җиңел бирелми. Аларның да шәһәргә алып барган сөт продуктларын беренче көннән үк талашып алып бетермиләр. Кайберәүләр шикләнеп борыннарын җыера. Күмәрләтеп сату ноктасыннан алгансыздыр әле, дип гаеп тагучылары да табыла. Әмма, халык арасына чыгып үз көчләре белән җитештерелгән эремчек, каймак, катык һәм башка шундый туклану продуктлары белән көне буена сату итеп байтак вакытларын үткәреп кайтканнан соң гына аларның шәһәрдә үз сатып алучылары барлыкка килә. Бүгенгесе көнне аларны атнаның билгеле бер көнендә “Авыл сөте” киләчәк, дип үз сатып алучылары барлыкка килгән. Гөлчирә әнә шулай кайнатылган сөттән бер дигән ашап туймаслык ризыклар хәстәрләү остасына әйләнгән. Әлбәттә, хезмәтсез генә бернигә дә ирешеп булмый. Ә бу гаиләнең көне гадәттәгечә иртәнге сәгать өчтән үк башлана. Аларның башкарасы хезмәтләре бүленмәгән, сыерларын савып, сөтне урнаштырып, гаиләсен ашатып, балаларны мәктәпкә озаткач әле Гөлчирә фермер Исмәгыйлов хуҗалыгына эшкә чыгып китә. Гаиләләреннән арткан сөтне дә еш кына үзе эшләгән цехка тапшыралар. Менә шулай алар бүген авылда бер дигән итеп матур гына гомер кичерәләр.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia