Уңыш нигезе - тырыш хезмәт
“Бариев” крестьян-фермер хуҗалыгының Сабакаево товарлыклы-сөтчелек фермасы районда алдынгылардан санала. Биредә барлыгы 562 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 342 башы савым сыерлары. Бүгенге көнә 271е савыла. Алардан тәүлеккә 5441 килограмм сөт алалар. Бер сыерга көнлек савым уртача 20 килограммны тәшкил итә.
Без килгәндә Илнар Нәҗмиев өр яңа “МТЗ” тракторында “Делаваль” агрегаты белән азык таратып йөри иде. Фермага әчкелтем сенаж исе таралган. Һәр тарафта чисталык, тәртип. Чын хуҗа кулы сизелә. Хуҗа дигәнем- ферма мөдире Миннегөл Сәлахова. 1990 елдан бирле эшли ул биредә. Башта дистә елдан артык хисапчы вазыйфаларын башкарган. Аннары тырышлыгы, таләпчәнлеге белән хезмәттәшләре алдында абруй казанган Миннегөлне ферма мөдире итеп билгелиләр. Менә 17 ел инде ферма җитәкли. Бактың исә, Миннегөл ханымның зоотехник, мал табибы белеме дә юк икән. Ә терлекчелек тармагын биш бармагы кебек белә ул. “Кечкенәдән мал-туар арасында үскән авыл кызы ла мин. Ферма хәтле ферманы җитәкләүне йөкләгәч, махсус әдәбиятны да кочак-кочак укырга туры килде инде. Белмәгәнемне тормыш иптәшем Әюптән сорап өйрәндем. Ул Буа ветеринария технкумын тәмамлап 13 ел Олы Елга терлекчелек комплексын җитәкләде, - ди ул.
Миннөгел ханым маллар алдына салынган азык катнашмасының сыйфатын кулларына алып тикшереп карады. Аннары Илнар Нәҗмиевкә кайсы группага нинди рацион белән азык таратырга кирәклеген аңлатып алды.
Хуҗалык яңача эшләү системасына күчкән. Моның өчен 4 әр савымчыдан торган ике бригада оештырылган. Сыерларны ашату аларның сөт бирүчәнлегенә карап башкарыла.
-Сыерларга азык катнашмасы менә шушы “Делаваль” агрегаты белән әзерләнә. Сенаж, силоска шрот, рапс, кукуруз, премикс, акбур һәм башкалар кушыла. Сыерларның продуктлылыгына карап бер башка 4-6 килограмм исәбеннән фураж өстибез,- ди Миннегөл ханым.
Ай саен контроль саву уздыралар икән. Һәр сыерның продуктив мөмкинлекләре, физиологик халәте ачыклана. Шул нигездә көнлек рационга үзгәреш-өстәмәләр кертелә. Көтү яңартуга да зур игътибар бирәләр Сабакаево фермасында. Ел саен кимендә 100 башка яңарталар көтүне. Кыскасы, барлык технологик таләпләрне төгәл үтәргә тырышалар. Бу исә савым көтүенең продуктлылыгын тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә.
- Уңышларыбызның нигезендә савымчы, терлекчеләребезнең тырыш хезмәте ята. Савымчылар Резедә Усманова, Рузилә Шакирова, Әлфия Саттарова, Наҗия Сибгатуллина, Сәрия Гарифуллина, Миләүшә Вахитова, Нәкыя Хәйретдинова, Асия Вәлиуллина барысы да үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Тудыру бүлегендәге 50 баш сыерны Нурсәет Хәйретдинов тәрбияли. Ә 6 айга кадәр булган 85 бозау Исмәгыйль Абдуллин карамагында. Алардан тәүлегенә уртача 800-850 грамм артым ала ул. Ясалма орлыкландыру белгече Зөфәр Фазыйлов вазыйфаларын тел-теш тидермәслек итеп башкара. Җитәкчебез Раил Бариев та терлекчелек тармагын күз уңында тота. “Кызлар нәрсә кирәк, дип кенә тора”, һәркөнне килеп хәлебезне белә, эш барышы белән даими кызыксынып тора. Әле шушы көннәрдә генә фермага яңа “МТЗ” тракторы кайтарты. Хезмәт өчен түләү дә һич зарланырлык түгел, - ди Миннегөл Сәлахова.
Хәзер терлекчелектә шактый катлаулы чор. Малларның продуктлылыгын киметмичә, кышлатуны уңышлы тәмамлау бурычы тора. Сабакаево товарлыклы-сөтчелек фермасында эш барышы белән танышкач бу бурычның үтәләчәгенә шик-шөбһә калмый инде.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа