Ни чәчәреңне алдан кайгырт
Яз җитәргә озак вакыт калмады. Кыр эшләрен үткәргәндә сыйфатлы чәчүлек орлыгы юнәлтү турында уйланырга вакыт җитте. Бу өлкәдә эшләрнең торышы белән таныштыру сорап, Татарстан республикасы “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Гомәр Шиһаповка мөрәҗәгать иттек.
- Районда барлыгы 84059 гектар сөрү җирләре бар. 2018 нче елда барлыгы 80120 гектар чәчүлек җирләре биләде. “Россельхозцентр” оешмасы белән узган елны 34 хуҗалык эшләде. 2018 нче елда 8649 тонна чәчүлек орлыгы тикшерелде, аның 7505,6 тоннасы җиргә чәчелде. 1853,5 тонна орлык югары репродукцияле, 5200 е - репродукцияле, 1595,5 –массалы репродукцияле булды. Барлыгы 1020 үрнәк алынды.
2019 нчы елга Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә 10123 тонна сабан культуралары орлыгы һәм 5980 тонна көзге культураларның күчмә фондын булдырырга тиеш идек. Сабан культуралары орлыгын тиешле күләмдә салдык. Тик безгә әле көз көне чәчелгән культураларның кышны ничек чыгасын белмәү сәбәпле 30 процент өстәмә орлык запасы булдыру кирәк.
Тикшерелгән үрнәкләр буенча салынган орлыкларның тишелешләре ГОСТ таләпләренә туры килә. Тик аларның чисталыгы борчу тудыра. Шуңа күрә хуҗалыкларга чәчүлек материалын яңадан бер кат чистартырга киңәш ителде.
Бездә хәзерге вакытта “Хаят”, “Иделле”, “Архат”, “Йолдыз”, “Экада 109”, “Экада 70”, “Казанская Юбилейная”, “Этер” сортлы сабан бодае, “Орлан”, “Раушан Тимерхан”, “Нур” сортлы арпа үстерелә. “Логос“ җәмгыятендә арпаның “Деспина”, “Саломе” төрләре җитештерелә. “Россельхозцентр” үзәге белгечләре барлык чәчүлекләрдә апробация үткәрделәр һәм алар барысы да үз сортлары сыйфатларына туры килә. Аннан килеп сорт белән гибридны да бутарга кирәкми. Гибридтан чәчү орлыгы алып булмый.
Безнең хезмәт игенчелектә мониторинг алып бару өчен оештырылды. Һәр елны без ул эшне башкарабыз. Күзәтүләр районда фитосанитар хәлнең начарая баруын күрсәтә. Яңа төр үсемлекләр авыруы килеп чыга. Корткычлар пестицидлар йогынтысына ияләшә баралар. Чүп үләннәре дә яңаралар. Ун ел элек көрәшеп булу ягыннан җиңелрәк булган берьеллык чүп үләннәр өстенлек иткән булса, туфракны азрак тапкыр эшкәртү нәтиҗәсендә күпьеллык чүп үләннәр, билчән, эт эчәгесе һәм башкалар артып торалар. Болар барысы да сөрү җирләрен дөрес файдаланмаганнан килеп чыга. Бүген чәчү әйләнеше, сөрү катламын тирәнәйтү турында онытып баралар. Хуҗалыкларның энергия куәтлелеге кимү дә барлык агротехник чараларны үткәрергә комачаулый. Шуның нәтиҗәсе буларак авыл хуҗалыгы культураларының уңышы кими. Яңа инвесторлар килү уңай якка берникадәр үзгәрешләр кертер дигән өмет бирә. Чүп үләннәрнең төп чыганагы булган сукаланмыйча калган мәйданнар бетәр дип уйлыйбыз.
Таңсылу Минһаҗева әзерләде.
фотоagroday.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа