Марат Мингалиев: “Ел игенчелек өчен уңай килде”
11 октябрь- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне
Киләсе якшәмбедә республикабызда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә. Районыбыз аграрийлары бу һөнәри бәйрәмнәрен күркәм хезмәт уңышлары белән каршылыйлар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев белән әңгәмәбез шул хакта.
-Марат Зиннурович, районыбыз игенчеләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршылыйлар?
- Агымдагы елда районда барлыгы 48,2 мең гектар мәйданда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар игелде. Ел игенчелек өчен шактый уңай килде. Яңгыр да вакытында яуды, кояшы-җылысы да булды дигәндәй. Күпчелек хуҗалыкларда агротехник чараларны да тиешле югарылыкта уздырырга тырыштылар. Һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә 60 килограмм ашлама кертелде. Уртак тырышлыкның нәтиҗәләре дә күркәм. Район буенча 1 гектарга 32,4 центнер уңыш җыеп алуга ирештек. “Зюзино” ярдәмче хуҗалыгында- 54,2, “Масловский”да-42, “Логос”та 41,1 центнер уңыш алдылар. Район буенча барлыгы 156200 тонна ашлык җыелды. “Логос”та тулай җыем-28100, “Кулон-Агро”да -12700, “ВЗП Балык Бистәсе”ндә 9500 тоннаны тәшкил итте.
Техник культуралар 7000 гектар мәйданда игелде. Аларны җыю соңгы гектарларда бара. 4200 тоннадан артык рапс җыелды инде. Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салына. 13000 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. 45000 гектар мәйданда туңга сөрү уздырылды. Җир эшкәртү әле дә булса дәвам итә.
-Уңышларның нигезендә игенче- механизаторларның тырыш хезмәте ята. Быелгы уракта кемнәр иң югары нәтиҗәләргә иреште соң?
-Җир, икмәк кадерен белә торган фидакарьләр күп районыбызда. Алар аяз көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән файдаланып матур хезмәт уңышларына ирешәләр. Быелгы уракта барлыгы 107 комбайн катнашты. “Логос” хуҗалыгыннан Петр Щербаков барлыгы 6278, Әгъзам Хисмәтов - 5110, “Кулон-Агро”дан Радик Хәсәнов - 2474, “Галяветдинов“ крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илнур Мөхәммәдиев 2882 тонна ашлык суктырып алдылар. Барысын да санап бетерү дә мөмкин түгел.Һәр хуҗалыкның үз уңганы, үз маягы бар. Алар олы хөрмәткә лаек.
-Терлекчелектә нинди уңышларыбыз бар?
- Мөгезле эре терлекләрнең баш санын берникадәр арттыруга ирештек. Хәзер хуҗалыкларда 14123 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 3200 савым сыерлары. Агымдагы елның тугыз аенда 13300 тонна сөт,1876 тонна ит җитештерелде. Терлекчелектә “Кулон-Агро”, “Масловский” җәмгыятьләре, “Закиров”, “Гильмуханова» крестьян-фермер хуҗалыклары яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
Терлекләрне кышлатуга да мул азык запасы туплап керәбез. Шартлы бер баш терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләнде инде. Азык утарларына 30000 тонна печән, 45000 тонна сенаж, 20 000 тонна силос кайтарылды. Силос салу тулы куәткә бара әле. Аны 40 000 тоннага җиткерү бурычы тора.
- Районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шәхси хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелде?
- Агымдагы елда районның авыл хуҗалыгы тармагына төрле субсидияләр рәвешендә 155 миллион сум дәүләт ярдәме күрсәтелде. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы гомуми суммада 9 миллион сумга якын грант оттылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар 8 миллион 200 мең сум күләмендә субсидия алдылар. Моннан тыш районыбызда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча муниципаль программа да эшләп килә. Аның кысаларында узган ел - 32, быел 9 гаиләгә саву аппаратлары алу өчен субсидияләр бирелде.
Быел хуҗалыкларның техника паркын берникадәр яңартуга ирештек. 10 яңа комбайн кайтарылды. “Олы Солтан” хуҗалыгы-5, “Кулон-Агро”-3, “Абдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Зюзино” ярдәмче хуҗалыгы 1әр комбайн алдылар.
Барлык механизаторларыбызны, терлекчеләребезне, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйм. Авыр, әмма бик тә кирәкле, игелекле хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа