Марат Мингалиев: “Авыл хуҗалыгын цифрлаштыру - көн таләбе”
Авыл хезмәтчәнәренең эш-мәшәкате ел әйләнәсе бетеп тормый. Чәчү, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю кебек мөһим кампанияләрдән соң техниканы кышка саклауга куясы, ремонтлыйсы бар. Хәзер терлекчелектә җаваплы чор-кышлату бара. Районыбыз аграрийлары узган хуҗалык елын нинди күрсәткечләр белән тәмамладылар, агымдагы хуҗалык елына нинди планнар белән аяк бастылар? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев белән әңгәмәбез шулар хакында.
-Марат Зиннурович, сүзебезне авыл хуҗалыгының төп тармагы булган игенчелек турында сөйләшүдән башлыйк әле.
- Узган ел районыбызда барлыгы 49,6 мең гектар мәйданда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар игелде. Ел игенчелек өчен шактый уңай килде дияргә була. Яңгыр да вакытында яуды, кояшы-җылысы да булды дигәндәй. Күпчелек хуҗалыкларда агротехник чараларны да тиешле югарылыкта уздырырга тырыштылар. Чәчүгә ныклы әзерлектә чыктылар. Ашламаларны алдан кайтарту хәстәрен күрделәр, орлыкны да тиешле кондициягә җиткереп әзерләделәр. Безнең шартларда ашламасыз югары уңышка өметләнеп булмый. Һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә 60 килограмм ашлама кертелде. Уртак тырышлыкның нәтиҗәләре дә күркәм. Район буенча 1 гектарга 30,9 центнер уңыш җыеп алуга ирештек. “Зюзино” ярдәмче хуҗалыгында- 54,2, “Масловский”да-42, “Логос”та 41,1 центнер уңыш алдылар. Район буенча барлыгы 156200 тонна ашлык җыелды. “Логос”та тулай җыем-28100, “Кулон-Агро”да -12700, “ВЗП Балык Бистәсе”ндә 9500 тоннаны тәшкил итте.
Техник культуралар 7300 гектар мәйданда игелде. 2945 тонна рапс, 6366 тонна көнбагыш җыеп алынды. Быел һава шартлары көнбагышны да карга калдырмыйча җыеп алырга мөмкинлек бирде.
Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салынды. 13000 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Шуның 8000 гектары көзге бодай, 5000 гектары арыш. “Логос”, “Кулон-Агро”, “Кызыл Шәрык” хуҗалыклары көзге культуралар игүгә зур игътибар бирәләр. Билгеле булганча, көзге культуралар алдатмый. Хәзергә көнгә көзге культураларның торышы канәгатьләнерлек. 51000 гектар мәйданда туңга сөрү уздырылды.
Бүгенге көндә хуҗалыклар язгы кыр эшләренә әзерләнәләр.Күпчелек хуҗалыклар техника ремонтлауны да төгәлләделәр инде. Бу мөһим эшне һәрвакыттагыча “Кулон-Агро”, “Кама-Агро”, Азык-төлек корпорациясе” оешкан төстә башкардылар. Район буенча 258 трактор (77 процент), 153 чәчкеч (9 процент), 11 (73 процент) чәчү комплексы, 140 ( 93 процент) культиватор төзекләндерелде. Язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык әзерләнде, ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә тәэсир итүче матдәдә 25 килограмм ашлама кайтарылды.
-Уңышларның нигезендә игенче-механизаторларның тырыш хезмәте ята. Узган уракта кемнәр иң югары нәтиҗәләргә иреште соң?
-Җир, икмәк кадерен белә торган фидакарьләр күп районыбызда. Алар аяз көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән файдаланып матур хезмәт уңышларына ирештеләр. Быелгы уракта барлыгы 107 комбайн катнашты. “Логос” хуҗалыгыннан Петр Щербаков барлыгы 5962, “Кулон-Агро”дан Айдар Камалиев-2703, “Кама-Агро”дан Әлфәт Шәйхетдинов-2206, “Масловский”дан Рәдиф Галиев-1816, “Галяветдинов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илнур Мөхәммәдиев 2882 тонна ашлык суктырып алдылар. Һәр хуҗалыкның үз уңганы, үз маягы бар. Барысын да санап бетерү дә мөмкин түгел. Алар олы хөрмәткә лаек.
-Терлекчелектә нинди уңышларыбыз бар, кышлату ничек бара?
- Мөгезле эре терлекләрнең баш санын берникадәр арттыруга ирештек. Хәзер хуҗалыкларда 14237 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 4450 се сыерлар, шул исәптән савыла торганнары 3200 баш. Узган ел 17213 тонна сөт, 2393 тонна ит җитештерелде. “Агрокам” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең дуңгызчылык комплексы ябылу сәбәпле ит җитештерү күләме алдагы ел белән чагыштырганда шактыйга кимеде. Терлекчелектә “Кулон-Агро”, “Масловский” җәмгыятьләре, “Закиров З”., “Гильмуханова М”. крестьян- фермер хуҗалыклары яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
Савымчылардан Нәкыя Хәйретдинова (“Кама-Агро”), Розалия Шәрипова (“ВЗП Балык Бистәсе”), Галина Фәйзрахманова (“Кулон-Агро”), Фәния Мингарипова (“Масловский”), бозау караучылардан Рәкыйп Сафин (“Азык-төлек корпорациясе”), Алексей Андреев (КФХ Закиров З.), Валерий Данилов ( КФХ Григорьев) фидакарь хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып торалар.
Терлекләрне кышлатуга да мул азык запасы туплап кердек. Шартлы бер баш терлеккә 39,6 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Азык утарларына 30000 тонна печән, 45000 тонна сенаж, 40 000 тонна силос кайтарылды.
Бүгенге көндә көнлек тулай савым 42 тоннаны, һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 13 килограммны тәшкил итә. Бу безнең район өчен канәгатьләнерлек күрсәткеч түгел әлбәттә.
- Марат Зиннурович, безнең районда терлекчелектә продуктлылыкны арттыруның нинди мөмкинлекләре бар? Сезнең карашка, нинди резервлар файдаланылмый?
- Мөмкинлекләр бар әлбәттә, күнел биреп, тулы җаваплылык тоеп эшләргә генә кирәк. Сөтчелектә продуктлылыкны арттырыйм дисәң яңартып тору зарур. Шулай ук терлекчелеккә яңа технологияләр, аерым алганда цифрлаштыруны кыюрак кертергә кирәк. Ул терлекләрне ашату, савудан алып баш санын арттыруга кадәр булган мәсьәләләргә кагыла. Бу җәһәттән, “Кама-Агро” хуҗалыгының тәҗрибәсе игътибарга лаек. Хуҗалыкның Казаклар товарлыклы-сөтчелек фермасында ел башыннан сыерларга миксерларда ДТМ программасын кулланып азык әзерли башладылар. Бу сыерларның продуктлылыгын өч атна эчендә 2 килограммга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Терлекчелекне цифрлаштыру- көн таләбе.
- Районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шәхси хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелде?
- Узган ел районның авыл хуҗалыгы тармагына төрле субсидияләр рәвешендә 200 миллион сум дәүләт ярдәме күрсәтелде. Хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерү буенча нәтиҗәле адымнар ясала. Районда 43 гаилә һәм башлангыч ферма эшчәнлек алып баралар. Өч крестьян-фермер хуҗалыгы гаилә фермалары программасы буенча барлыгы 11миллион 50 мең сум күләмендә грант отуга ирештеләр. Шуларның икесе яңа эш башлаган фермерлар. Анатыш авылында А. Капаруллин 5,7 гектар мәйданда җиләк-җимеш үстерү, Яңа Арышта Н. Ибәтов 80 баш ат үрчетү белән шөгыльләнәчәкләр. Керәшен Казысында “Ф. Галяветдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грант отты. Ул 150 баш мөгезле эре терлек симертү юнәлешен сайлады. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар 8 миллион 200 мең сум күләмендә субсидия алдылар.
Моннан тыш районыбызда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча муниципаль программа да эшләп килә. Аның кысаларында 2019 елда- 32, узган ел 12 гаиләгә саву аппаратлары алу өчен бәясенең 50 проценты күләмендә субсидияләр бирелде.
Узган ел техника паркын берникадәр яңартуга ирештек. Район хуҗалыклары барлыгы 220 миллион сумлык 18 трактор, 14 комбайн һәм төрле маркадагы башка авыл хуҗалыгы машиналары алдылар. “Солтан”хуҗалыгы-5, “Кулон-Агро”-3, “Абдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Зюзино” ярдәмче хуҗалыгы берәр комбайн алдылар.
-Икътисадый күрсәткечләргә дә тукталып үтик инде.
-2020 елгы нәтиҗәләр буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең гомуми акчалата кереме 1 миллиард 947 миллион сум, табыш 218 миллион 136 мең сум булыр дип көтелә.
Әңгәмәне газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа