-Авыл җирендә бүген тотрыклы эш урыны юк, шуңа яшьләр дә күбрәк читкә чыгып китү ягын карыйлар диючеләрне һич кенә дә аңлый алмыйм, - ди Ямаш авылында яшәүче Гөлсәрия Гарифуллина.
Бухгалтер белгечлеге дипломына ия булган бу ханым үз вакытында яраткан эш урынын югалткач, югалып калмаган. Тормыш иптәше Данил белән киңәшләшкәч, савым...
-Авыл җирендә бүген тотрыклы эш урыны юк, шуңа яшьләр дә күбрәк читкә чыгып китү ягын карыйлар диючеләрне һич кенә дә аңлый алмыйм, - ди Ямаш авылында яшәүче Гөлсәрия Гарифуллина.
Бухгалтер белгечлеге дипломына ия булган бу ханым үз вакытында яраткан эш урынын югалткач, югалып калмаган. Тормыш иптәше Данил белән киңәшләшкәч, савым сыерларының баш санын арттыру өчен иң элек абзарларын яңартып, киңәйтү эшенә алыналар. Күптән түгел генә аларда булырга туры килде.
Булдыклылыклары капкаларын ачып эчкә үткәч тә күзгә ташлана. Бермәлгә биредә үзеңне башка сихри дөньяга эләккәндәй итеп хис итәсең. Әлеге йортта һичкенә дә ике дистәгә якын терлек асрыйлар дип әйтмәссең. Хуҗалар барлык фантазияләрен эшкә җигеп менә дигән әкият почмагы тудырганнар. Моның өчен аларга, бүгенгесе көнне бар җирдә күпләп аунап ятучы, төрле төстәге пластик шешәләр кирәк булган. Бер ишләреннән зәвыклы итеп пальма агачлары, икенчеләреннән төрле-төрле төстәге чәчәкләр, кояш ясаганнар. Арада үз хуҗалыкларында куллануга яраксыз хәлгә килгән табак
ка да урын табылган, алардан бик матур гөмбәләр килеп чыккан. Янәшәдә генә бер туктаусыз челтерәп агып торган шарлавык эшләп куйганнар. Бу "тере" табигать почмагын ташлап чыгып китәсе дә килми. Хуҗалары да бик ягымлы, кунакчыл булып чыктылар. "Абзар тутырып терлек асравы кыен түгелме соң?", - дигән соравыма хуҗабикә: "эштә бердәмлек булганда бер авырлыгы да юк", - дип җавап кайтарды. Монда язылмаган кануннар нигезендә һәркайсының үз вазыйфасы бар икән. Студент кызлары Гөлсирин җәйге ялларында әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә, ә менә быел 6 сыйныфны тәмамлаган уллары Данис әтисенең төп булышчысы.
Алар бергәләшеп малларны ашаталар, кышка җитәрлек азык запасы хәзерлиләр. Хуҗабикәләргә дә эш җитәрлек. Алар иртә-кич сигез сыер савып, һәр көнне 100 әр килограм сөт аерталар. Аннан каймак, эрем чек, катык, май ясап атнага бер мәртәбә шәһәргә барып киләләр. Алдан заказ биреп, билгеле бер вакытта, аларны анда үз клиентлары көтеп алалар. Товар яхшы сыйфатлы булгач, продуктларына ихтыяҗ зур. Алып килгән сөт ризыклары минутында ук сатылып бетә. Гарифуллиннар әнә шулай бердәмлектә, зур тырышлык һәм хәләл хезмәтләре белән авылдашларын сокландырып гомер итәләр.
Идрис Аметов.
Нет комментариев