Август - авыл хужалыгында кичектергесез эшләр төенләнгән ай. Басуларда зур уңыш вәгъдә итеп өлгергән игеннәрне җыеп алырга кирәк. Терлек азыгы әзерләү темпын да киметергә ярамый. Көзге культураларны вакытында жир куенына иңдерү зарур. Берүк вакытта терлекчелек продуктлары җитештерүнең кимүенә дә юл куймаска кирәк. Шуның өстенә, синоптиклар җәйнең соңгы ае да явым-төшемнәргә...
Район башлыгы Илһам Валеев рәислегендә узган авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хужалыклар житәкчеләре киңәшмәсендә дә бу мәсьәләләр уртага салынды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Камил Гаязов әйтүенчә, 2 августка районда 15 мең тонна печән, 31 мең тоннадан артык сенаж, 105 тонна яфрак азык әзерләнгән. Барлыгы шартлы бер баш терлеккә 15,2 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу планга карата 60 процент тирәсе генә икән әле. Булган мөмкинлекләрне эшкә җигеп азык әзерләү планын (ә ул шартлы бер баш терлеккә 25 центнер азык берәмлеге) үтәү бурычы куелды. Бу җәһәттән, "Агрофирма Зюзино", "Кама-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, "Масловский" акционерлык жәмгыяте үрнәк итеп куелдылар. Әлеге хуҗалыклар шартлы бер баш терлеккә 25-21 центнер азык берәмлеге туплап куйганнар инде. Башкаларга да азык әзерләү темпын арттырырга кирәк. Терлекләрне уңышлы кышлату, мул продукция алу-азык базасына турыдан-туры бәйле. Сер түгел алдагы елларда кайбер җитәкчеләр кыш уртасында ук печән, сенаж, салам келәнеп йөри башладылар бит. Шул көнгә калмас өчен, кем әйтмешли муллык аяк астында булганда бүген кыймылдарга кирәк.
Терлекчелеккә килгәндә, узган 7 айлык йомгакларын начар дип әйтеп булмый. Район хуҗалыклары барлыгы 9817 тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 109 процент), 1783 тонна ит (101%) житештергәннәр. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын (12888) узган елгы дәрәҗәдә калдыруга ирешелгән, 3156 бозау алынган.
Баш саны - терлекчелекнең нигезе. Күпләр моны аңлап баш санын тотрыклы үстерергә тырышалар. Мәсәлән, Рүзәл Габитов малларның баш санын 128 гә арттырып 317гә җиткергән. "Кулон-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 115 башка арттырган. Фермерлардан: Габдриев, Шәмсетдинов, Ананьев, Закирова, Галиев, Бикмуллин, Гильмуханова терлекләрнең баш санын артыру өстендә нәтижәле генә эшлиләр. Шул ук вакытта баш санын сизелерлек киметүчеләр дә бар. "Логос" җәмгыяте-133, Р. Бариев крестьян-фермер хужалыгы-100, Амирбикян 97 башка киметкәннәр.
Ит җитештерүне Р. Габитов крестьян-фермер хужалыгы узган елгы дәрәжәдән-2,9, Д. Габдриев 1,8 тапкырга арттыруга ирешкәннәр, ҖЧҖ "Кулон-Агро", "Агрофирма Зюзино", Шәмсетдинов, Талаков, Закиров һәм башка хуҗалыклар ит җитештерүне шактый арттырдылар. ҖЧҖ "Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе», «Логос», Бариев, Амирбикян хужалыклары ит житештерүне узган елгы дәрәҗәдән 90-98 процентка киметүгә юл куйганнар.
Сөт җитештерүдә дә шул ук ҖЧҖ "Кулон-Агро", "Масловский", Р. Габитов, И. Габдриев крестьян-фермер хужалыклары лидерлык итәләр. Габдриев, мәсәлән, сөт җитештерүне 3,2 тапкырга арттырган.
"ВЗП Балык Бистәсе", Амирбикян һәм тагын бер ничә хуҗалык бу мәсьәләдә дә районны артка сөйриләр.
Хәзер терлекчелектә, аеруча сөт җитештерүдә җаваплы чор. Күп нәрсә җитәкчеләрдән, аларның эшне оештыру осталыгыннан тора. "Яшел конвейр" өчен тиешле культура үстерелгәнме, яшел азык белән өстәмә тукландыру, төнге көтү оештырлганмы? Болар барысы да сөт җитештерүдә тотрыклылыкны тәэмин итә торган факторлар. Аларны һәр хуҗалыкта исәпкә алырга кирәк.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Нет комментариев