Балык - Бистәсе авыллары сөтне мулдан җитештерәләр
Авыл җирлекләрендә сөт җитештерү күләменең елның-елында артып торуы куанычлы хәл билгеле. Димәк авыл яши, үсә, киңәя.
Соңгы вакытларда авыл халкыннан хәзерләүчеләргә һәр көнне10 тоннага якын сөт озатылуы да сөендерә, әле аның узган елдагыдан 55 центнерга артык булуы да киләчәккә өметләр уята. Димәк, авыл кешеләре үзләренең шәхси хуҗалыкларын үстерү, киңәйтүгә йөз тоталар. Монда барыннан да бигрәк үзләренең төп табыш чыганагы итеп санаган Юлсубино, Түбән Тегермәнлек, Балыклы Чүкәй, Биектау кебек 172-213 баш сыер асраган авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне күпләргә өлге итеп күрсәтергә мөмкин. Апрель аеның беренче 10 көнендә алар хәзерләүчеләргә яхшы сыйфатлы 11 тонна продукция озатканнар. Монда, мөгаен, сөт эшкәртү предприятиесенең үз биләмәләренә урнашкан булуынамы-тулаем 151 баш сыер асраган Олы Елга авылы кешеләре аеруча өлгерлек күрсәтә. Алар бүгенгесе көнне 213 баш сыер асраган Яңа Арыш авылы халкы саткан күләмдә сөт озаталар. Ә бүгенгесе көнне районыбызда сөт җитештерүдә Олы Елга, Рус Әшнәге, Олы Әшнәк һәм Юлсубино авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең узган елдагыдан яхшырак эшләүләре билгеле. Баш белгечләрнең фикеренә караганда болар барда быел сөт кабул итү бәяләренең тотрыклы торуы белән аңлатыла. Дөресен әйтергә кирәк, бүген күп авыл җирлекләренә сөт җитештерү күпләрнең гаилә бизнесына әйләнеп бара. Бүгенге базар мөнәсәбәтләре чорында авыл җирләрендә җитештерелгән экологик яктан чиста булган продукциягә сорау да артканнан-артып тора бит.
Автор Идрис Аметов.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев