Яшел урак
Тулы куәткә дәвам итә
Жәй айлары авыл хужалыгында кичектергесез эшләр төенләнгән чор. Бүгенге көндә хуҗалыкларда тулы куәткә терлек азыгы туплау дәвам итә. Район буенча күпьеллык үлән мәйданнарының 10250 гектары чабылган. “ВЗП Балык Бистәсе” хуҗалыгы, Ногманов, Габитов крестьян-фермер хуҗалыклары күпьеллык үлән участокларын чабуны тулысынча төгәлләгәннәр. Районда 7600 тоннадан артык печән әзерләнгән, 10100 тоннадан артык сенаж салынган.
“Логос” хуҗалыгында 700 тонна печән әзерләргә, 2300 тонна сенаж салганнар. “Кама–Агро” хезмәтчәннәре дә 2900 тонна сенаж , 250 тоннадан артык печән әзерләгәннәр. “ВЗП Балык Бистәсе”ендә 2632 тонна сенаж салганнар. «Масловский» хуҗалыгында 710 тонна печән әзерләнгән. Кайбер хуҗалыкларда яфрак азык әзерләүгә дә керешкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа