Яраткан хезмәт шатлык китерә
“Шәмсетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы соңгы елларда терлекчелек өлкәсендә алдынгы урыннарның берсендә бара. Хуҗалык белән 19 елдан артык әлеге тармакны яхшы белүче Нияз Шәмсетдинов җитәкчелек итә. Зур Мәшләктә булган вакытта без Нияз Габделхәй улын һәрвакыт эш урынында очратабыз. Бөтен эшчәнлекне күз уңында тотып, килеп чыккан мәсьәләләрне вакытында хәл итә ул.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 847 эре мөгезле терлек бар. Аның 300 е савым сыерлар. Һәр көн саен 4,5 тонна сөт саталар. Биредә 13 сыер савучы эшли. Терлекчелектә 37 ел хезмәт стажы булган Җүәирә Заһриева шуларның берсе. Аның группасында 27 савым сыеры, аларның 22 се бозаулаган инде. Айга ул 8 мең килограммга якын сөт сава.
- Терлекләргә азык мулдан. Сөт савуны арттыру өчен рапс шроты, жмых, буаз сыерларга солы пешереп бирәбез, - ди Җүәирә Заһриева.
Әлеге өстәмәләрнең продукция җитештерүдә тәэсире зур, әлбәттә.
Җүәирә тумышы белән Бикчурай Чаллысы авылыннан. Фермага эшкә 1981 нче елны, унеллык мәктәпне тәмамлагач килә һәм бөтен гомерен авыл хуҗалыгындагы шушы җиңел булмаган хезмәткә багышлый.
- Мәктәпне тәмамлагач күмәк хуҗалык рәисе эшкә калуыбызны үтенде. Шулай итеп авылда калдым, кияүгә чыктым. Каралты-куралары белән зур йорт төзедек. Тормышыбызга зарланмыйм, - ди ул. Ире Фәрит белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Илшат - олы балалары, инде 5 ел Санкт Петербург каласында яши һәм эшли. Кызлары Гөлназ белән Гөлшат үз гаиләләрен корганнар. Гөлшат Казан шәһәрендә төпләнсә, Гөлназлары Казаклар Чаллысында яши.
Менә шулай Җүәирә Заһриева үз хезмәте белән уңышларга ирешә һәм киләчәктә дә сынатырга исәбе юк.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа