Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Венера Хафизова : " Саву аппаратлары эшне күпкә җиңеләйтә, кулдан сауган вакытлар да күп булды"

Яңа Арыш авылында гомер кичерүче Венера Хафизова  “Азык-төлек коорпорациясе”ндә сыер савучы булып эшли. Без килгәндә фермадан кайтып, өй эшләрен башлаган вакыты иде аның.

 - Колхозлар бар вакытта сыер савучы булып эшләгән идем. Коорпорациядә шул эштә мин. Фермага иртән чыгып китәм. Сыерларны ашатып, асларын җыйганнан соң, сава башлыйбыз. Минем карамакта илле сыер. Аппарат эшне күпкә җиңеләйтә, кулдан да сауган вакытлар булды инде,-ди сөйләде ул.

Йорт-курада да эш җитәрлек бу гаиләгә. Өч сыер, бозаулар, таналар, үгезләр асрыйлар үзләре. Сөтен, малларны итләтә саталар.

Үз тырышлыклары белән бик матур итеп йорт җиткезгәннәр, яңа лапас салганнар. “Иш янына куш дигәндәй, сөттән, иттән кергән акча да ярап куя. Ике кызыбызны югары уку йортларында укытабыз. Киләчәктә аларны тормышка бирәсебез, зур эшләр башкарасыбыз бар”,- ди алар. Ничек барысына да өлгерә икән Венера апа дип гаҗәпсенеп куйдым.

Йорт тирәсе чиста, бар җирдә тәртип, өй эчендә күпләгән төрдә чәчәкләр үстерә. Тырыш, хезмәт сөйгән кеше генә шулай булдыра аладыр инде ул. “Төп йортка килен булып төштем мин. Кайнанам белән егерме елдан артык бергә бик тату яшәдек. Без эштә булганда ул балаларны барлады. Гомер буена ярдәм итте. Ике ел элек гур иясе булды. Соңгы көненә кадәр тәрбиядә, хөрмәттә яшәде. Бик сагынабыз аны. Йортка йозак иде әле ул”,-дип искә алды Зәйтүнә әбине ул.

 

 

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса