Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Узган ел Балык Бистәсе фермерлары 16 миллион сумлык грант оттылар

Районыбызның өч фермеры "Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" программасы кысаларында, дүрт фермер исә " Крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" республика программасы нигезендә матди ярдәмгә ия булдылар.

Яшь эш ачучы фермерларның откан суммасы 1,3 әр миллион сум булса, гаилә фермалары өлешенә 2,5- 3 әр миллион сумлык грантлар туры килә. Башлап китүче фермерлар җир җиләге, карлыган үстерү һәм сөтчелек белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Гаилә фермалары терлек симертү, кошчылык, сарык асрау, сөт җитештерүгә курс тоталар. Грант отучыларыбыз Шумково, Анатыш, Рус Әшнәге, Күгәрчен, Дон-Урай, Кече Укмас, Трой- Урай авылларында эшчәнлекләрен җәелдерәчәкләр.

фото: uspenskoe-admin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев