Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уналты гектарлы көтүлектә бер көтүче

"Аяз-Ойл" хуҗалыгы терлекчелек тармагының тотрыклылыгы, яңарышлары белән бүген районыбызда күпләргә үрнәк булып тора. Һаман да эзләнүдә үзләре. Күптән түгел генә уналты гектарлы көтүлек булдырдылар һәм анда терлекләрне бары бер көтүче көтә.

Әйе, соңгы дистә елларда Мәшләк җирлеге терлекчелектә бер югары үргә күтәрелде, бер түбәнгә тәгәрәде. Вакытында хуҗалыкны ныклы учта тоткан, гигант төзелешләр белән шаулаткан җитәкче Камил Нуретдиновтан соң шактый "аксап" алган еллары булды аның. Аннан берничә җитәкче алышынганнан соң, хуҗалык янәдән "бәхетле кул"га насыйп булды. Дилбегәне терлекчелек тармагында аеруча "теш күрсәткән" күрше Мамадыш районы егете Нияз Шәмсетдинов үз кулына алды. Хуҗалык бер иркен сулыш алып куйды. Соңгы елларда биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны ике тапкырга диярлек үскән, тәгаенрәге -мең башка якынлашып килә. Шуның өч йөз башы савым сыерлары. Шәйлисездер, бу кадәр малны нормаль шартларда табышлы итеп яшәтү өчен азык запасының мул, кадрларның җитәрлек, булдыклы булуы да бик мөһим. Азык запасы дигәннән, хуҗалыкның ике мең өч йөз гектарга якын сөрү җирләре бар. Элеккенең яхшысына еш мөрәҗәгать иткән хәлдә җитәкче чәчү әйләнешенә, сортлар алыштыру, тукландыру, җир эшкәртүнең "бабайлар алымнарын" игътибар үзәгеннән ычкындырмый. Шуңадыр, соңгы корылыклы елларда да мәшләклеләр азык кытлыгы кичермәделәр. Киресенчә, шәхси секторны, үз хезмәткәрләрен печәне, фуражы белән кирәк кадәрдә тәэмин итеп тордылар. Хуҗалыкның ике-өч еллык азык запасы кала килде. Бүгенге көнгә мең алты йөз тонна башланмаган силос траншеяләре булуы да шуның ачык мисалы. Кайберәүләрнең: Мәшләктә яңгыр яумый калган ел булганы юк әле дигәненә, бу участок кына Ходайның кашка җире түгелдер бит инде диясе килә. Хуҗалыкта җирләргә ашламаны кызганмыйлар. Әнә күптән түгел генә Татарстан азык-төлек министры Марат Әхмәтов та мондый хуҗалыкларның эш методын хуплап, бу хакта бәйнә-бәйнә искәртте.
Хәер, министр, минстрлык вәкилләре эш визиты белән Мәшләктәге яңалыкларны күзәтү максатыннан еш булып торалар. Биредә республика, район семинарлары аз булмый. Чөнки башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлекләре байтак.
(Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев