Ул бәхетле авыл баласы
Мәктәпне тәмамлаганнан соң аның район үзәгендәге техник училищега укырга барырга теләге барлыгын белгән әтисенең очына-очына сөенгәнен әле дә хәтерли Илнур.
Гаиләдә иң өлкәне булса да, авылда калачагы тәгаенләнгән иде инде. Әтисе янына бару өчен дәресләрен калдырган укучы башлангыч класс укытучысы Гөлҗиһан апасыннан да шактый шелтә-әрләр алгалады. Кече-кечкенәдән авылны үз итте ул. Әтисе көтү көткән Пимәр болыннарына, төнге тынлыкта атлар кешнәвенә гашыйк булып үсте. Эх, әнә кичә генә кебек, әтисенең җигелеп кайткан атны аңа туартулары. Әнә, дуга буе малай ашыга- ашыга чөелдерек, камыт бауларын чишә, тиз генә дуганы тәртәдән ычкындырып җиргә төшерә. Эшеннән арып кайткан Миннегаяз абый чүгәләгән мәлдә генә үсеп килүче улын күзәтә. “Булдырырга охшаган бу, моннан кеше чыгар Аллаһ бирса”, - диеп куя әнисе Нурия ягына күз атып. Иң сөенечле минутлар килеп җитә, әтисе аны ат өстенә менгезеп утырта. Утыртуы була, юыртак сыман ат ыргылып китә. Тояк тавышлары Илнурда горурлык хисләре уята: янәсе, күрегез, Миннегаязның олы малае инде зур эшкә ярый?! Аннан, әтисе алай кушмаса да, болынлыкны ат канатында очып кына аркылыга-буйга иңли. Авыл малаеның моннан да зур бәхете бармени?
Бәхет дигәннән, беренче хезмәт хакы белән әти- әнисен сөендергән көнен дә яхшы хәтерли Илнур. Шул көннәрдән бирле, инде 14 нче елын хуҗалыкта хезмәт куя ул. Ун ел ашлык киптерү агрегатында оператор булып эшли. Аннан “ Кулон-Агро” хуҗалыгы яңа терлекчелек комплексын эшләтеп җибәргәч, бирегә эшкә чакыралар үзен. Яхшы кадрга кайда да урын түрдән, дигәндәй, җитәкчелек, коллегалары да җылы кабул итәләр тырыш егетне. Озын хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган, үзе дә эше белән тирә-юньдә макталып яшәгән әтисе Миннегаяз исән булса икән бүген, әй сөенер иде хуҗалыкны әйдәп баручы улының уңышларына. Әйе, ул терлекчелекне үз итүенә, бу тармакны үзенеке күрә алуына, беренче чиратта, дөрес хезмәт тәрбиясендә үстергән әтисенә рәхмәтле.
- Өч-дүрт кешегә дә алыштырмыйм мин аны. Илнурга нинди генә җаваплы эш булмасын, ышанып тапшырырга икеләнмисең, - ди комплекс начальнигы Фәнис Садыйков.
Бүгенге көндә Илнур Сабиров 300 баш буаз сыерлар, таналарга тәрбия кыла. Аларны ашату- эчертү, бозаулату, нигездә, аның җаваплылыгында. Узган айда ул эшләгән торакта 50 сыер бозаулаган, яртысы диярлек аның сменасына туры килгән. Смена димәктән, ул эштә көндезен- иртәнге җидедән кичке бишкә кадәр була.
-Ул алган бозаулары хисабына шактый гына премия дә алды үткән айда. Хезмәт хакы да 20 меңнән ким чыкмый. Атнага бер көн ял бирәбез, отпускасына чыгып керә,- ди Фәнис.
Әйе, биредәге шартлардан, хезмәт хакыннан канәгать ул. Әле янына энекәше Илназны да тарта алган. Ул исә симертү группасында эшли. Туганнар булсалар да, араларында хезмәт көндәшлеге юк түгел.” Үкчәгә бастырып килә энекәш. Бер яктан нык сөенеп, сокланып, икенче яктан ак көнләшү белән көнләшеп тә алдым әле”,- дип куйды Илнур. Илназ соңгы айларда өч айдан алты айга кадәрле тәрбиясендәге бозаулардан 800 граммга якын уртача артым алуга ирешкән.
Отпускасында Илнур туганнарына - Казанга барып ял итеп кайтырга ярата икән. “ Нинди оҗмах шартлары гына тудырмасыннар, атна-ун көннән артык була алмыйм шәһәрдә. Авыл минеке. Туган ягым табигатенә алыштырырлык урынны күрмим мин. Яраткан хезмәтеңә, туган нигезеңдә җылы ашы, тәмле коймагы белән каршы алучы әниле өйгә, сине аңлаучы, якын күрүче, үз итүче хезмәттәшләреңә ни җитә соң?” - ди ул. Әйе Илнур, ихлас авыл җанлы, туган нигез пәрвәр, ул шуның белән бәхетле авыл баласы диясе генә кала.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа