еханизаторлар `һәм терлекчеләр фермерның төп таянычлары.
«Талаков» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек, игенчелек өлкәсендә үз урыны, ирешкән уңышлары бар.
Анатыш авылында урнашкан «Талаков» крестьян-фермер хуҗалыгының эшләп китүенә әле чагыштырмача аз вакыт узган.
Аның җитәкчесе Владимир Талаков озак еллар Черняховский исемендәге күмәк хуҗалыкта электрик вазыйфасын башкара. Илдә авыл хуҗалыгындагы сәясәт үзгәргән чорда үз эшен башлап җибәрергә уйлый. “Анатыш” җәмгыяте банкротлыкка чыкканнан соң, аның берничә ферма бинасын һәм җирен арендага алып “җиң сызганып” эшкә керешә. Беренче елларда ул фәкать игенчелек белән шөгыльләнә. Үстергән ашлыкны сатып кына зур уңышларга ирешеп булмаячагын аңлап терлекчелекне дә булдыра. Әкренләп мал-туарлар саны ишәя, техника арта.
Терлекчелек биналары искергән булу сәбәпле аларны төзекләндерүгә зур чыгымнар тота.
Хәзерге көнне аларда 130 башка якын мөгезле эре терлек, 40 баш сарык, дистәдән артык ана дуңгызлар асрый. Эре малны нигездә, тереләй авырлыгын 400-420 килограммга кадәр җиткереп итлеккә сата.
Әлеге хуҗалыкта бүген шушы авыл җирлегеннән 5 кеше хезмәт куя. Механизаторлар Николай Талаков, Андрей Кузнечиков, Максим Талаков, терлекчеләр Андрей һәм Настя Назаровлар аның төп таянычлары.
Хәзерге көндә биредә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен зур тырышлык куялар. Моның өчен тиешле дәрәҗәдә нигез салынган. Кирәкле күләмдә чәчүлек, ягулык майлау материаллары тупланган.
(Тулыснча газетадан укый аласыз)
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа