Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Терлекләрне гомер буена үз итә

Балалык елларыннан үк таныш булган хезмәт нечкәлекләре бер вакытта да онытылмый, ул күпләрне гомере буена озата бара, диюләре хак шул.

Районыбызның Мель. Починок авылында яшәүче Фидания Шамил кызы Мөхетдинованың балалык еллары янәшәдәге урман эчендә урнашкан Үрнәк авылында үтсә дә, мәшәкатьле авыл хуҗалыгы  производствосы аңа гомерлеккә юлдаш булган, дисәк, һич тә арттыру булмас. Ишле гаиләдә тәрбияләнгәнлектән алар барысы да кечкенәдән терлекчелек кәсебен үз иткәннәр. Әле  әниләре Шәмсеҗамал апа озак еллар дәвамында авылда бригадир кебек җаваплы эш башкаруына  карамастан күп  кенә иптәшләре кебек ул да 14 яшеннән совхоз производствосында  катнашып үскән. Менә шундый төпле  тәрбия алган бала тормышта югалмый, көтелмәгән кыенлыклар алдында да терәлеп калмый. Ә бүгенге тормыш рәвешен алар 90 нчы еллардан ук үз итеп,бүген дә әле уңышлы  дәвам иттерәләр. Күп еллар элек авылда беренчеләрдән булып абыйсы Фәнил Бикмуллинның да үз фермерлык хуҗалыгын ачып савым сыерлары асрап көн күрүен күпләр хәтерлиләрдер. Үземә дә үзвакытында берничә мәртәбә аның  белән очрашып, уңышлары хакында райондашларыбызны да таныштырырга да туры килгәләде. Ә бүген исә аның эшен үз гаиләсе белән сеңлесе дәвам иттерә.  Аннары, дәүләтнең дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йөз белән борылып, зур ярдәм күрсәтүеннән файдаланып алар әлеге программа нигезендә шәхси хуҗалыкларында савым сыерларының баш санын арттыруга ирешкәннәр.  Менә шуннан бирле малкайларының баш санын киметкәннәре юк  аларның. Бүген авылда алар абзар тутырып терлек асрап көн күрәләр.  Елның-елында җәйге муллыктан киң файдаланалар. Яз башыннан терлекләрнең барысын да диярлек иркен болынга күчерәләр. “Электр көтүчесе” биредә аларның да ышанычлы ярдәмчеләренә әйләнгән. Ә авыл җирендә бүген яшим, дип бар күңелләрен биреп, иренүне белмичә гомер итүчеләргә бөтен уңай шартлар, тулы мөмкинлекләр бар. Аннары тирә-юньдә буш яткан болынлыклар да җитәрлек, ул да инде  аз тоелса бер дә аптырап йөрисе юк, халыкта булган пай җирләрен арендага алып  файдаланырга мөмкин. Менә алар да бүген 12 гектар мәйданны биләгән пай җирендә үзләренә кирәк кадәр күләмдә азык запасы хәстәрлиләр. Хуҗалыкларындагы терлекләрне бер проблемасыз кыш чыгару өчен шактый күрәмдә тыгызлап төрелгән печәнне пөхтә итеп эскерткә куйганнар. Ире Рәмзис Габделгани улы Ибраһимов үз хуҗалыкларында кайбер фермерлардагыдан да күбрәк  терлекләр асрауларына карамастан, әле читкә чыгып китеп тырыш хезмәт куя. Чөнки, үз хуҗалыгы өчен күңеле тыныч аның. Абзарда булган яшь бозаулар, атлары ышанычлы кулда.  Фидания берничә мәртәбә чыгып күз-колак була, аларның ашарларына сала, суын эчертә. Менә шулай алар  бер-берсенә терәк булып 15 тән артык  мөгезле эре терлек асрап көн күрәләр. Иң куанычлысы,  сөт продуктларын бер вакытта да кибеттән сатып алмыйлар. Әле  үз хуҗалыкларында сөттән каймак, эремчек, кефир, май эшләп алардан  дүрт баласына һәм алты оныкларына бик теләп өлеш чыгаралар. Ә үзләреннән артып калган сөтне билгеле бер вакытта өйләреннән килеп алып китәләр. Алар менә шулай гомерләре буена терлекчелекне үз итеп, куйган хезмәтләреннән тәм табып, күпләрне сокландырып матур гомер кичерәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса