Терлек азыгы хәзерләүгә “Азык- төлек корпорациясе” хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып керештеләр
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү быел алдагы еллардан иртәрәк башланып китте.
- Ямьле Сабантуй бәйрәменнән соң шифалы, җылы яңгырлар явып үтүе игенчеләребезнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Димәк, терлек азыгы белән ашлыкка кытлык булмас дияргә җөрьәт итә алабыз. Район хуҗалыкларында булган 13 мең башка якын мөгезле эре терлекне мул азык запасы белән кыш чыгару өчен безгә быел 11,5 мең тонна печән әзерләргә, 49 мең тонна силос, 46 мең тонна сенаж салырга кирәк булачак. Моннан тыш, әле авыл җирлекләре белән район үзәге оешма- предприятиеләре ярдәмендә 50 тонна яфрак азыгы туплау күздә тотыла.
Терлек азыгы хәзерләүгә "Азык- төлек корпорациясе" хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып керештеләр.
Башка еллардан үзгә буларак быел биредә азык запасы муллыгы өчен тиешле чаралар шактый күрелгән. Яздан 1600 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләнне соңармыйча, үзвакытында минераль ашламалар белән тукландырганнар. Әнә шуңа кырларда яшел масса да куе, биек, матур булып күкрәп үскән. «Яшел урак»ка быел да хуҗалык уңганы Равил Кәримов беренчеләрдән булып төште. Иртә таңнан торып басуга юл тота ул. Иңендә утыз еллык хезмәт тәҗрибәсе булган механизатор смена нормасын арттырып үти. Кыска гына вакыт эчендә ул 200 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләнне теземнәргә салырга өлгергән дә инде. Равил башкалар өчен "менә дигән" тон бирә.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев