Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендәге комиссия Балык - Бистәсе хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникаларының торышын бәяләделәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникаларының торышын бәяләделәр.
Үзара тикшерүне быел районыбызның Котлы Бөкәш зонасы хуҗалыкларыннан башлап җибәрделәр. Беренче булып "Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгы сынау үтте. Тимер-бетон плитәләр түшәлгән утар чистартылып, тәртипкә китерелгән, бер чүп әсәре күрмәссең. Һәр участокта шулай тулы тәртип күзгә ташлана, авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатларга сакчыллык күптәннән килә торган күркәм гадәткә әйләнеп бара.Хуҗалыкта техник базаны заманча агрегатлар белән тулыландырып торуны хуп күрәләр.Быел яз башында гына К-700 тракторы кайтарганнар. Яңа төрән тагып ул инде җир эшкәртүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә дә өлгергән. Аны биредә быел сенаж салганда файдаланырга исәп итәләр. Терлек азыгы хәзерләү өчен яңа үзйөрешле КСУ-1 чапкычы сатып алганнар. Бер мең башка якын терлекне уңышлы кышлату өчен алар быел 400 тонна печән, 2700 тонна сенаж һәм 3200 тонна силос салырга планлаштыралар. Авыл кешеләрен һәм эшләүче хезмәткәрләрен дә онытмыйлар, бу максатта 170 тонна печән әзерләргә исәп итәләр.
"Кулон-Агро"хуҗалыгында да тулы тәртип хакимлек итә. "Яшел урак" та катнашучы техника һәм агрегатларны тигез сафка тезеп куйганнар, барысы да чистартып юылган, сыйфатлы итеп ремонтланган һәм һәркайсы буялган.Терлек азыгы хәстәрләү техникалары белән бергә сенаж базларының әзерлеген һәм авыр йөк машиналарын үлчәү агрегатының төзеклеген дә югары бәяләде комиссия әгьзаләре.
Бу көнне комиссия районыбызның "Азык төлек корпорациясе", "Балык Бистәсе ВЗП", "Масловский" һәм "Кама-агро" хуҗалыкларында һәм "Габдриев", Кече Әшнәк авылының "Закирова" фермерлык хуҗалыкларында эшкә әзерлек дәрәҗәсен күздән кичереп баллар белән бәяләделәр.Тикшерү вакытында техниканың янгын сүндергечләр, аптечкалар белән комплектлануы һәм хезмәткәрләрнең техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүе дә исәпкә алынды. Конкурсның соңгы этабы Олы Елга авылында төгәлләнде. Конкурска тәкьдим ителгән 8 хуҗалыкның барысы да уңай бәя алдылар. Ә 80 мөмкинлектән 79 балл җыеп яңарышлылар җиңүче булдылар. Икенче урынга кулонлылар ия булды. Өченче урынга "Масловский" белән "Кама агро" хуҗалыклары лаек дип табылдылар. Камалылар үзләренең техника остаханәсе каршысындагы күп еллык үлән басуының бер өлешен инде теземнәргә дә салганнар иде. Министрлык вәкилләре дә быел һава торышының тотрыксызлыгын истә тотып, күпьеллык үләннең беренче чабылышын тулысынча сенажга салырга тәкьдим итәләр.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев