Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда тикшерү үткәрде

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге комиссия районыбызның сигез хуҗалыгында булып, аларның урып-җыю эшләренә әзерлеген "энә күзеннән" үткәрделәр. Быел уракта катнашасы комбайннар һәм техникалар белән бергә ашлык чистарту, киптерү агрегатларының һәм саклау складларының төзеклегенә дә зур игьтибар бирелде.Һәм шуннан чыгып бәяләр чыгарылды. Эшкә әзерлектә...

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге комиссия районыбызның сигез хуҗалыгында булып, аларның урып-җыю эшләренә әзерлеген "энә күзеннән" үткәрделәр.

Быел уракта катнашасы комбайннар һәм техникалар белән бергә ашлык чистарту, киптерү агрегатларының һәм саклау складларының төзеклегенә дә зур игьтибар бирелде.Һәм шуннан чыгып бәяләр чыгарылды. Эшкә әзерлектә быел "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгына тиңнәр булмады. Алар иң югары балл җыеп беренчелекне алдылар. Икенче урынга "Галәветдинов" фермерлык хуҗалыгы лаек дип табылды. Комиссиядәгеләр "Масловский", "Кама-Агро", "Логос" һәм "Кулон-Агро", "Солтан", "Балык бистәсе ВЗП" кебек эре хуҗалыкларның барысының әзерлекләрен бер дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

фотоM.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев