Татарстан халкы мал-туар асраудан туйган
Шәхси хуҗалыкларда терлек саны кими. Бу хакта кичә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Шулайда, 2015 елның 9 аенда 309,4 мең тонна терлек һәм кош ите тере килеш сатылган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 101,9 процентны тәшкил итә. Татарстанда 2015 елның 1 октябренә 1038,9 мең баш эре-мөгезле терлек исәпләнә. Бу санның- 366,9 меңе сыерга туры килә. Ә шәхси хуҗалыкларда 120 мең баш сыер бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев