Авыл хуҗалыгы
Үтә дә җаваплы ноктада алар
"Логос" җәмгыятенең Анатыш авылы янәшәсендәге заманча итеп төзелгән ашлык киптерү агрегаты, җәйге сезонда гына түгел, кыш айларында да үз эшчәнлеген туктатмый.
Биредә бу агрегатны эшләтүне иңендә күп еллык тәҗрибәсе булган механизаторларга йөкләгәннәр. Минвәли Габитов агрегатны файдалануга бирелгәннән бирле монда хезмәт куя ул. Хезмәттәше Фәнис Мөбәрәков белән күрше Шумкова авылыннан бирегә эшкә килеп хезмәт куя алар. Соңгы елларда суктырылган ашлыкның дымлылыгы нормадан югары булганга, аларның эш күләме шактый зур. Ягулыкны мөмкин кадәр сакчыл тоту ниятеннән ашлык киптерүне башлыча җәй айларында башкаралар. Алар аны тәүлек буена диярлек киптерә. Бу көннәрдә исә егетләр бөртекне калибрлау белән мәшгульләр. Җитәкчеләренең әйтүләренә караганда, алар смена нормасын һәрвакыт арттырып үтиләр. Көненә 30 тоннадан артык ашлык чистарталар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев